поиск новостей
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
01.02.2023 Җәмгыять

Гөлфидә Камалова: «Авылда мин чыгарган мичләр аз түгел»

«Ир генә булып туасың калган!» Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче 64 яшьлек Гөлфидә Камаловага кайчак шундый сүзләрне дә ишетергә туры килә. Чыгарган мичләренең санын хәтерләми: 100ләп үк юктыр, ди. Авылда ул чыгарган мичләр аз түгел.

Элек авылларда мич чыгаручының килүен кичтән үк әзерләнеп, зурлап көтәләр иде. Көтәрсең дә, мич – өйнең җылы чыганагы бит ул. Икмәген, бәлешен, коймагын пешерсәң дә, шул кирәк.  Казанында суын кайнатасың. Гадәттә ул, оста дигәнең, берәр олырак яшьтәге абзый була. Ә Кадыбашта исә ул – хатын-кыз. Өйрәнчек дип түгел, булдыра дип ышанып каршы алганнар Гөлфидәне. Беренче мичен 24 яшьтә үк чыгарган икән. Кирпеч, измә эшенә рәхәтлектән түгел, акча җитмәгәнгә тотынган яшь килен.  Мичче булып китү яки кемнедер шаккатыру теләге дә булмаган анда. Беренче ире белән яшәгәндә, иске мунча мичен сүтеп, яңаны чыгарырга тәвәккәлли. Бу эшне азмы-күпме белгән күршесен, әнисенең ахирәте Факия апасын киңәш-табышка чакыра. Алар өйдә гәпләшә-гәпләшә чәй эчкәндә, Гөлфидә, тирләп-пешеп, кирпеч өя. Факия апасы ара-тирә мунчага килеп: «Дөрес эшлисең!» – дип мактап киткәли. Ире әллә ни шаккатмаса да, Гөлфидә үзенең көченә сөенә, әлбәттә. Эшчән хатынга ялкау ир белән гомер итү җиңел булмый. Беренче никахыннан уңмый, кыскасы. Аерылып кайтып, әнисе янында 12 ел яши. Авылда исә ул клуб мөдире дә, фермада учетчик, амбарда ашлык үлчәүче дә булып эшләгән. Икенче мәртәбә  гаилә коргач, теге шөгыленең тагын кирәге чыга. Бу юлы инде зурдан кубып, өйнекен чыгара. Каенанасын да, туган нигезен дә яңа мичле иткән ул. Шуннан инде  осталыгын күреп, башка авылдашлары да чакыра башлый. Кирпеч, измә ташучылар булганда, эшне тиз тота. Бу эштә балалары булышкан. Олы йөрәкле әни ул! Үзенең өч баласы янына иренең өч баласын да сыендырган. Алар инде кайсы кая таралышкан. Төп йортта Гөлфидә апа ире белән гомер кичерә.
 
– Һәр эшнең рәте бар.  Мич чыгарганда, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? – дип сорадым Гөлфидә ападан.
 
– Дөрес чыгармасаң, төтен тартмый торган була. Ә бу синең бөтен эшеңне юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә морҗа юлларын дөрес билгеләргә, өйдә җылылык озак саклануга  игътибар итәргә кирәк. Безнең авылга күрше авылдан бер абый мич чыгарырга килгән иде. Мин шуның эшен җентекләп карап тордым. Киңәшләрен дәфтәргә язып бардым. Кулдан тотып берәү дә өйрәтмәде, – ди мичче ханым.
 
Гөлфидә апа беренче вакытта мичләрне 3–4 көн буе өйсә, остарып киткәч, бер-ике көн дә җитә аңа. Кеше ниндине куша, шундыйны ясый. Кемгәдер зуры, кемгәдер плитәлесе кирәк. Газ кертелгәч, тагын башкача дигәндәй.  Бер мич өчен 2–2,5 мең сум акча ала торган булган. Соңгы елларда мич чыгарып йөрергә вакыты юк икән. Малларыбыз күп, ди. Шулай да улы белән күрше авылга барып, берәүгә чыгарып кайтканнар әле. Белгән эшнең кирәге чыга аның.
 
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы