|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2023 Криминал
Казанда сөяркәсен буып үтергән ир-атны тоткарлаганнарКазанның Колыма урамындагы йортларның берсендәге фатирда буып үтерелгән 47 яшьлек хатынның мәете табылган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Шикләнелүче ир-ат үлгән хатынның 36 яшьлек якын танышы булып чыккан, ул гаебен танып күрсәтмә биргән, дип яза Татар-информ.
Ачыкланганча, 29 гыйнварда ир-ат сөяркәсе янына кунакка килгән. Сөяркә хатын ир-атка яный – ул әлеге мөнәсәбәтләр турында ир-атның үз хатынына сөйләү белән куркытмакчы була. Кунак ир-ат сөяркә хатынны буып үтерә һәм качып китә.
Берникадәр вакыт узгач, мәрхүмәнең хезмәттәше борчылып аның өенә килгән һәм мәетне тапкан.
Якын арада тикшерү шикләнелүче ир-атны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|