|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2023 Хәвеф-хәтәр
Частьтан качкан хәрби 12 көн сыраханәдә яшәгәнВладимир өлкәсендә мобилизацияләнгән ир 12 көн сыраханәдә яшәгән. Судның хөкем карарына ярашлы, 2022 елның 18 октябрь төнендә Липецк өлкәсендә туып-үскән ирнең хезмәттән бераз ял итәсе килгәч, ул хәрби часть коймасы аша чыккан да якындагы кафега киткән. Анда кафе ябылганчы кәеф-сафа корып утырган. Моннан соң ир Ковров шәһәрендәге тәүлек әйләнәсенә эшләүче гриль-барга күчкән. Хәрби полиция тоткарлаганчы әлеге гриль-барда ул 30 октябрьгә (!) кадәр спиртлы эчемлекләр эчүен дәвам иткән.
Гриль-бар хезмәткәрләренең берсе сөйләвенчә, төнге вакытта мобилизацияләнгән ир өстәлгә башын салып йоклап утыручан булган. Аның янына башка мобилизацияләнгәннәрнең дә килеп китүләрен күргәннәр.
30 октябрь көнне хәрби комендант ярдәмчесенә урындагы сыраханәдә берничә исерек хәрби тәртип боза дип хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә комендатурага өч кешене алып киләләр. Алар арасында хәрби частьтан качкан ир дә булган.
Гаепләнүче исә гаебен тулысынча таныган һәм кылыгының законсыз икәнен аңлыйм дигән. Шулай да, ир сүзләренчә, аның хәрби хезмәттән качарга һич кенә дә нияте булмаган, ул нибары бераз ял итәргә теләгән. Суд аны Җинаять җәзалары кодексының “дезертирлык” маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Арытаба ике ел гомерен ул колония-поселениедә үткәрергә тиеш.
Чыганак:lenta.ru
Фото: Фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|