поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.01.2023 Авыл

Авылларда халык җыеннары уза: кемне нәрсә борчый?

Узган елга нәтиҗә ясап, яңа максатлар билгеләр чак. Авыл һәм район җирлекләрендә узган җыеннарда җитәкчеләр, авыл советлары хисап тотса, халык борчыган мәсьәләләрен әйтеп калырга тырыша.

Мөслим районының Митрәй авылында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашындагы халык җыены берничә көн элек кенә узган. Авыл советы башлыгы Илдус Шәмгулов әйтүенчә, җирлеккә биш авыл (Ольгино, Салауз-Мухан, Митрәй, Иске Чакмак һәм Үрнәк) керә. Аларда барлыгы 1052 кеше яши.
 
– Мин әлеге вазыйфага узган елның июнендә генә керештем. Халыкның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмыйча, ярдәм итәргә тырыштым. Җирлектә ниндидер зур проблемалар бар, дип әйтә алмыйм. Ә инде көндәлек, вак-төяк мәшәкатьләрне булдыра алганча хәл итеп барырга тырыштык, – диде ул.
 
Узган ел башкарылган зур эшләрдән Ольгино, Салауз-Мухан авыллары зиратларын коймалар белән әйләндереп алуын әйтте. Халыкның күптәннән әйтеп килгән үтенече булган ул. Моннан тыш, электр чыбыкларына, газ торбаларына комачаулык иткән агачларны кискәннәр. Билгеле ки, әлеге зур эшләр белән бергә көнкүрештә килеп чыккан көтелмәгән мәшәкатьләрне дә хәл итәргә туры килгән. Әйтик, насосларны, торбаларны алыштырганнар, юлларны төзекләндергәннәр.
 
Эшләр быелга да җитәрлек. Шул ук агачларны кисү, урам утларын алыштыру, су каланчасы янында җылытылган корылма эшләп куймакчылар митрәйлеләр. Моннан тыш, юлларны төзекләндерергә, паркларны да карарга уйлыйлар. Халык клубта уйнар өчен бильярд өстәле дә сорый икән. Быел анысын да кайтарып куймакчылар.
 
– Митрәй авылына кергәндә халык асфальт юл сорый. Чөнки ком-таш кушылмасы түшәлгән юл җәйге коры көннәрдә бик тузанлы, комлы була. Кызганыч, моны башкарып чыгу безнең көчтән генә килә торган эш түгел. Шуңа күрә төрле юлларын карыйбыз. Гозеребезне депутатларга җиткердек, – диде Илдус Шәмгунов.
 
Авыл халкы үзара салым акчасының файдасын күп күрә, дип белгеләп узды җирлек башлыгы. Моңа кадәр ерып чыга алмаган күп кенә эшләр нәкъ менә шушы акча хисабына башкарылган. Быел да исә халык, узган елгы шикелле үк, уртак казнага 1 мең (Митрәй, Салауз-Мухан) һәм 750 сумнан (Ольгино, Иске Чакмак) акча җыярга килешкән.
 
Апас районының Каратун җирлегендә җыен район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, социаль яклау бүлеге вәкилләре, участок полициясе катнашында узган. Узган атнада халык аларга әйтәсе килгән гозерләрен, тәкъдимнәрен җиткергән.
 
– Узган ел эшләгән иң зур эшебез 2 млн сумга чүплек контейнеры мәйданын ясап кую булды. Безнең җирлектә чүпне капчыклар белән Морзалар авылыннан гына җыялар. Моңа кадәр башны иң нык авырттырган мәсьәлә контейнерлар янын чиста-пөхтә итеп тоту иде. Чөнки кешеләр савыт тирәләренә күләмле көнкүреш калдыклары китереп ташлыйлар иде. Бу контейнерларны түбә астына кертеп, коймалап алып, матурлап җибәргәч, карап туймаслык булып үзгәрде. Халыкка да, гел шул чисталыкны саклыйк, дип әйтеп торам, – дип сөйләде җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев.
 
Узган ел өлкәннәрне сөендерсәләр, быел кечкенәләрнең күңелләрен күрмәкчеләр: ике авылда балаларга уен мәйданчыклары ясап куймакчы булалар. Аларын узган ел үзара салым акчасына алган булганнар. Моннан тыш, юлларны да рәтлиселәре бар икән.
 
– Халык Морзалар авылында юлдагы ясалма түмгәк («лежачий полицейский») сорый. Тик минем аны башкарып чыгар өчен мөмкинлегем юк. Күрше Ябалакка бара торган юл шушы авыл аша уза, шуңа күрә кызу йөргән машиналар халыкка куркыныч тудыра. Моннан тыш, җыенга килгән кешеләр терлек асрауга кагылышлы сорауларын да бирде. Пособиеләр, ярдәм чаралары белән кызыксынды, – диде җирлек башлыгы.
 
Узган ел Минзәлә районының Хуҗамәт авыл җирлегендә зур эшләрдән су скважинасы казыганнар, насослар алганнар, зиратларны ясаганнар. Җирлек башлыгы әйтүенчә, җыенда кешеләрдән агачлар утыртырга тәкъдим булган. Анысын быел башкарып чыкмакчы булалар. Моннан тыш, агымдагы елда скважинаны төзекләндерергә, зиратка кирәк-яраклар алырга һәм балалар мәйданчыклары ясарга планлаштыралар.
 
– Безнең җирлеккә биш авыл – Хуҗамәт, Усай, Балтай, Бакчасарай һәм Яңа Александровка керә. Төп проблемабыз – күпкатлы йортларда канализация мәсьәләсе. Шуңа күрә халыкның күп сораулары шушы тирәдә булды. Җыенга идарәче компания вәкилләре дә чакырулы иде. Алга таба шушы авырлыкны хәл итү юлларын караячакбыз, – диде Зөһрә Мортазина.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»