|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2023 Криминал
Казанда психушкада мәҗбүри дәваланучы ике җинаятьче качкан (ФОТО)Казанда мәҗбүри дәвалануда булган ике ир-атны эзлиләр. Алар психиатрия хастаханәсеннән качкан, дип хәбәр итә Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Беренчесенең исеме Артем Павлов, аңа 37 яшь, буе 190 см тирәсе, соры-зәңгәр күзле, җилкәсендә татуировкасы бар.
Икенче качкын - 31 яшьлек Дмитрий Колупаев, аның буе 170-175 см, уртача гәүдәле, кул бармакларында берничә балдак һәм хәрефләр рәвешендәге татуировкасы бар.
"Татар Информ" мәгълүматлары буенча, ике ир-ат та авыр җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалануда булганнар.
Әлеге кешеләрнең кайда булуы турында мәгълүматка ия булучыларга 8-843-291-28-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|