|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2023 Фаҗига
Татарстан юлында янә фаҗига: ике кеше һәлак булганБүген иртән Татарстанда М7 юлында Яшел Үзән районы Исәк авылы янында юл һәлакәте булган. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә фура һәм Toyota автомобиле бәрелешкән. «Чит ил автомобилендәге ир-ат һәм кыз шунда ук һәлак булган, тагын бер ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.
«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кызга 21 яшь булган.
Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга прокурор урынбасары Гайрәт Маликов килгән. Юл һәлакәтен тикшерүне күзәтү ведомствосы контрольдә тота, дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Моңа кадәр Татарстанда юл һәлакәтендә берьюлы дүрт кеше үлгән дип яздык.
--- |
Иң күп укылган
|