|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2023 Криминал
Казанда хатын-кызны чүкеч белән кыйнап үтерүдә шикләнелүче тоткарланганКазанда Краснококшайская урамындагы йортларның берсе янында хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган. Ир-ат Skoda автомобиленә утырып качкан. Аны Павлюхин урамындагы гипермаркетларның берсе янында тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Билгеле булганча, аңа 54 яшь. Ул күрсәтмәләр бирми. Фаҗига ир-ат белән хатын-кыз арасындагы акча конфликты аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 26 гыйнварда Казанның Краснококшайская урамының 846нчы йорты подъезды янында ир-ат хатын-кызга һөҗүм иткән. Ул хатын-кызның башына чүкеч белән суккан һәм качкан. Имгәнгән хатын-кыз хастаханәдә үлгән.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|