|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2023 Җәмгыять
Дөрес дәваламыйча, кеше үлеменә сәбәпче булганы өчен Балтач табибын хөкем иткәннәрДөрес дәваламыйча, кеше үлеменә сәбәпче булганы өчен Балтач табибын хөкем иткәннәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә. 2021 елның бер көнендә элеккеге хәрби табиб-хирург В.га авылдашы И. аркам авырта дип мөрәҗәгать итә. Табиб авыруның амбулатория картасын өйрәнеп, аңа тиешле дарулар исемлеген яза һәм медицина процедуралары үткәрү өчен өенә килергә киңәш итә. Алга таба В. үз өендә пациентны кабул итә, әмма дөрес дәваламау нәтиҗәсендә И. вафат була, дип яза район басмасы.
«Татарстанның Балтач район суды тарафыннан хөкем ителүче элеккеге хәрби табиб-хирург Россия Федерациясе Җинаять кодексының беренче өлешенең 109 маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды. Аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде», диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|