|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2023 Авыл
Ятим аю баласы авылга килгәнБашкортстанда хәлсезләнгән аю баласы кешеләр янына килгән. Гафури районы Каран-Елга авылында яшәүчеләр аны бер ихата алдында очраткан. Авыл кешеләре хәвефсезлек максатыннан аюны ау челтәре белән уратып алган, аннары ашарга биргән. Күрәсең, ятим калган аю баласы бик ябык булгандыр.
Республиканың Экология министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, аю баласын ау инспекторлары караган.
“Аңа якынча бер яшь тирәсе. Гадәттә бу яшьтә алар ана аю карамагында булалар. Әле ведомство хезмәткәрләре кыргый хайванның баласының язмышын хәл итә”, – дигәннәр министрлыктан.
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|