поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.01.2023 Дин

Рәгаиб кичәсен ничек уздырырга?

Быел Рәгаиб кичәсе 26сынан 27 гыйнвар киченә туры килә. Бу кичнең әһәмияте нәрсәдә һәм без аны ничек уздырырга тиеш? «Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов шушы сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Рәгаиб киче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахы булган көн һәм ул рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә билгеләп үтелә. Без мөселманнар өчен аның әһәмияте шунда: әлеге никах нәтиҗәсендә дөньяга изге бала – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Расүлебезгә бу дөньяда күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Әтисе белән әнисен бик иртә югалта. Яшәү дәверендә тагын бик күп авырлыклар кичерә, әмма Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән барлык сынауларны да лаеклы күтәрә, шуның белән безгә үрнәк тә булып тора. 
 
Рәгаиб кичәсе никахның әһәмияте, балалар тәрбиясе турында да искәртә дип әйтергә була. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһенең бер сүзе бар: “Аллаһны танымаган, хәрам белән харамны аермаган, игелекле гамәлләр кылмаган кешегә Аллаһның иң беренче җәзасы юлдан язган бала булыр”. Шуңа да, дин кардәшләрем, гамәл-гыйбадәт кылып яшәсәк, хәрам ризыктан саклансак, кешеләрне җәберләүдән һәм яманлаудан тыелсак, иншаллаһ, Аллаһ Раббыбыз хәерле, шәфкатьле балалар насыйп итәчәк. 
 
Без мөселманнар бу кичне Пәйгамбәребезгә күпләп салаватлар әйтеп үткәрергә тиешбез. Гаиләбез белән Аллаһка дога кылып, тәүбә-истигъфар кылып, йортка-нигезгә тынычлык сорап, теләк-үтенечеләребезне җиткерик. Ир – хатынына, хатыны иренә бүләк бирү дә күркәм булыр. Әти-әни булырга теләүчеләргә дә бу кич, дүрт ягы сәламәт, акыллы бала насыйп кыл безгә дип, Аллаһтан иманлы бала сорау өчен бер форсат. Ялгызлар үзләренә хәерле никах сорый ала. Иншаллаһ, Раббыбыз аларның догаларын ишетми калмас. “Рәгаиб” рагаба сүзеннән алынган, гарәпчәдән теләгеңә ирешү өчен тырышлык кую дип тәрҗемә ителә. Аңлашылганча, бу кичне дога кылып, тырышлык куеп үткәрик.
 
Моннан тыш, сәдакалар биреп, игелекле гамәлләр кылып үткәрик без аны. Рәҗәб аенда ураза тоту да савап. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Рәҗәб – Аллаһының ае, шәгъбан  – минем аем, рамазан – өммәтемнең ае», – дигән. Димәк, без шушы өч айның никадәр дәрәҗәле һәм әһәмиятле булуын аңларга тиешбез. Бу айда ураза тоту рамазан аена бер әзерлек тә булып тора. Аллаһ Тәгалә шушы айда кылган игелекле гамәлләребезне кабуллардан кылсын. 
Фото: пиксабай
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»