|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2023 Җәмгыять
Алмаз Хәмзин: Хәзер халык язучылары язмый, куркалар“Чаян” журналына гыйнварда 100 ел тулды. Ул бүген дә Татарстанда татар телендә чыга торган бердәнбер сатира, юмор журналы булып кала бирә. “Чаян”ның татарча басмасын юмор остасы Алмаз Хәмзин әзерли: — “Чаян”га килгән язмалар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга, басманың дәрәҗәсен тотарга тырышабыз. Журналны юк-бар белән тутырмыйбыз. — Бар язманы да бастырып булмый, дисез, цензура көчлеме? — Цензура бар инде ул, булырга тиештер дә, бәлки. “Чаян” өчен материал шундый күп, тик аларны чаянча чагып, агулап биреп булмый. Ярамый, кушмыйлар. Ничек булса да боргалап, сыргаланып, шаярып, көлеп, читләтеп әйтергә туры килә. Нишләп шундый хәлгә калдык дип тә борчылам. Элекке язмаларда классик язучылар бер-берсен чеметкән. Хәзер халык язучылары тәнкыйть бик язмый, куркалар. Хәтта баш мәкалә язучы да юк бит. Чөнки тормыштагы вакыйгага карата фикереңне туры бәреп әйтсәң, кырын карый башлыйлар, эләгергә мөмкин. Ә йомшаграк язсаң, сыек язган, ялагайлана дип уйлаулары бар. Шуңа күп талантлы кеше бөтенләй язмый.
--- |
Иң күп укылган
|