|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2023 Мәдәният
Татар китабы йортында «Бәхет елы» спектакле тәкъдим ителәчәк30 гыйнварда Татар китабы йортында – Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда «Бәхет елы» спектакленең премьерасы узачак. Мәскәү режиссеры Әминә Миндиярованың постановкасы татар язучысы-классигы шәхесен яңача ача. «Бәхет елы» — музей белән театр, авырту һәм рәхәтлек, протоколлар катгыйлыгы һәм шәхси хатларның җиңеллеге берләшкән зур эзләнү ул. Бу спектакльдә тамашачы 1937 елгы Шәриф Камал белән очраша. Янында исә гаилә әгъзалары, хатыны Хәят, кызы Зәйнәп, улы Йосыф, замандашлары, дуслары һәм дошманнары. Сәхнәләр язучы яшәгән йортта, шул исәптән, ул исән чактагы күренеш сакланган мемориаль фатирда күрсәтелә.
--- |
Иң күп укылган
|