поиск новостей
  • 28.01 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.01 "Утка очкан күбәләктәй…"Тинчурин театры. 17:00
  • 30.01 «Бәхет елы». Татар китабы йорты. 18:00, 20:00
  • 01.02 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 02.02 "Гомер буе сине көтәм". Тинчурин театры. 18:30
  • 03.02 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 04.02 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры. 17:00
  • 05.02 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 07.02 "Назлы кияү". Тинчурин театры. 18:30
  • 07.02 "Гәүһәр" нәфис сүз һәм татар биюе фестивале, КЦ "Чулпан", 15:00
  • 08.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр". Тинчурин театры. 18:30
  • 09.02 "Идегәй". Тинчурин театры. 18:30
  • 10.02 Концерт группы Кино. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.02 "Алай түгел, болай ул". Тинчурин театры. 18:30
  • 11.02 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 17:00
  • 12.02 "Өч аршын җир". Тинчурин театры. 17:00
  • 14.02 "Гашыйклар тавы". Тинчурин театры. 18:30
  • 15.02 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 18.02 "Ашина". Тинчурин театры. 17:00
  • 19.02 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Продаётся однокомнатная квартира в Советском районе г.Казань. тел.89503270154
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Казаннын Завойский урамында 2 булмэле зур фатирны арендага бирэм. 89178738213 комиссия юк.
  • Казан шәһәрендә 1 булмәле квартир снимать итәбез( 2 татар мөселман кызлары). Гвардейская, Даурская урам тирәләре. 89506659890
  • Питрэч районы Юнусова авылы. Шэл сатыла кэжэ жоныннан 2 шт. 2000 сум. Алфинур 89093080463
  • Казанда яисэ шэхэр тирэсендэ квартиралар, ойлэр ремонтлыйбыз (штукатурка, шпатлевка, обои ябыштыру, ванна булмэлэре, плитка, электрика, буяу эшлэре х.б.). Эш тэҗрибэсе зур, оста куллар, чисталык, матурлык. Килеп улчэп, карап киту бушлай. Уртача бэялэр. 89061103971 Рушан.
  • Йомырка сатыла 75сум. 57 квартал 89372917054
  • Ремонт квартир в Казани 89656006358
  • Продам Овцы беременные и Овцы с Ягнятами. Породы чистокровные Эдельбаевские, а также помеси с Катумскими баранами и Дорперы. Ягнята рождаются от баранов Эдельбаевских, от Катумских и от Дорперов. Матери от разных пород овец. Мясо молодой баранины тушками и по килограмму. Звоните или пишите в личку. Балтасинский рн. 89874245531.
  • Пианино ("Сюита") сатыла. Яхшы хәлдә. Бәясе - 1000 сум. Казанда, Ямашев проспектында. Самовывоз. 89172592831 (Фәрит)
Архив
 
24.01.2023 Дин

Үлемнән куркырга кирәкме?

Адәм баласының, бу дөньяны калдырып китәр алдыннан, үлем фәрештәсе белән очрашасы бар. Иманлы кешеләр белән имансызлар бу дөньядан ни рәвешле китә? Газраил фәрештә җанны ничек ала?

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов безгә шул хакта сөйләде.
 
– Коръәндә һәм хәдисләрдә үлем фәрештәсе безнең телгә кергән Газраил дип түгел, мәлик әл-мәүет исеме белән килә. Һәм аны шулай атау дөресрәк тә. Газраил сүзе исә гарәпчәдән Аллаһ ярдәмен салган зат дип тәрҗемә ителә, – дип ачыклык кертте Мөдәрис хәзрәт Гыймранов әңгәмәгә керешкәнче.

– Үлем фәрештәсе җаны алынасы кешегә төрле кыяфәттә килә, диләр. Ни өчен шулай? 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисләреннән билгеле булганча, үлем фәрештәсенең үләсе кеше янына нинди кыяфәттә килүе аның иманлымы яки имансызмы булуына бәйле. Әгәр дә адәм баласы Аллаһның барлыгын һәм берлеген танып, гамәл-гыйбадәт кылып, мөэмин мөселман булып яшәгән булса, бу дөньядан китәр мизгеле якынайганда күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсен күрер. Ул аның янына хәерле кыяфәттә – матур, көләч, якты йөзле булып килә. Ерактан ук аңардан тәмле хуш ис килеп торыр. Артында торган ярдәмчеләренең кулында җәннәттән алып килгән ак төстәге кәфенлек була. Алар бу кеше янына утырып, аңа Аллаһның сәламен җиткерәләр, куркырга, борчылырга кирәкми дип тынычландыралар. Суны савыттан бушаткан вакытта соңгы тамчы җиңел генә төшеп тамган кебек, мөэминнең җаны да шул рәвешле җайлы гына чыгар, ди Расүлебез. Шуннан җанны ак кәфенлеккә төреп, күккә алып менәп китәләр һәм беренче кат күктә, бу кемнең җаны, дип сорарлар. Фәлән кешенең җаны дигәч, җирдә эндәшкән иң матур исемнәр белән эндәшеп, җиде кат күкнең барысы да ачылгач, Аллаһ Тәгалә, бу кешенең исемен хәерле кешеләр исемлегенә языгыз, дияр. Динсез, имансыз һәм тәүбәсез кеше янына исә үлем фәрештәсе белән аның ярдәмчеләре куркыныч йөзле булып килә. Кулларындагы кәфенлек тә кара төстә булачак. Аларны күреп, бу кешенең җаны куркудан бәргәләнә башлар ди. Җаны бугазына җиткәннән соң, үлем фәрештәсе аңа: “Чык Аллаһның газабына!” – дияр. Сарык йонына кереп буталган кәкре тимерне алу читен булган кебек, бу адәмнең җаны чыгу да шундый ук авыр булачак. Аның өчен иң үкенечле вакыт та шушы. Аллаһ Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә кисәтә: “Адәм баласы, Раббым, мине кире кайтарсаң, сәдакалар бирер идем, хәерле гамәл-гыйбадәтләр кылыр идем, дип әйтер”, – ди. Әмма үкенергә соң инде. Кире кайту мөмкинлеге юк. Бу кешенең җанын җәһәннәмнән алып килгән кара кәфенлеккә төреп алып менеп китәләр. Аңа күкнең бер каты да ачылмый һәм Аллаһ Тәгалә бу кешенең исемен хәерсезләр исемлегенә язарга куша. 
 
– Ә җаннар кая саклана?
– Җанны үлгән кешенең тәне өстенә төшерәләр. Ул мәет янына хушлашырга җыелган якыннарын өстән күреп-ишетеп тора. Аларны юатмакчы, тынычландырмакчы була. Әмма Расүлебез хәдисендә, аның тавышын хайваннар һәм кошлар гына ишетә, җаннарның тавышын ишетсәгез, һушыгызны югалтып егылыр идегез, диелә. Мәетне зиратка күтәреп алып китәләр. Мөэмин кешенең җаны, тизрәк алып барыгыз, дияр. Чөнки ул Аллаһның вәгъдә иткән рәхәт тормышын көтә. Динсез кешенең җаны киресенчә, зиратка алып баруны теләми, моның өчен бик кайгыра башлый. Мәетне кабергә төшереп, туфрак белән җирләгәч соңгы кеше кырык адым ерагайгач, җанны кабергә төшерәләр. Һәм шуннан барзахи тормыш башлана. “Барзах” гарәпчәдән “үтеп чыгып булмый торган киртә” дип тәрҗемә ителә. Ягъни аннан кире кайтып булмый. Иң элек Мөнкир белән Нәкир исемле ике фәрештә килеп: “Раббың кем? Динең ни? Пәйгамбәрең кем?” – дип сорарлар. Исән вакытында кеше уйлап, акыл белән җавап бирә ала. Ә анда акыл юк, кешенең күңелендә нәрсә булса, җаны шул рәвешле генә җавап бирә. Бу дөньяда нинди тормыш алып баруына карап, мәетнең кабере йә җәннәт бакчасының бер почмагында, йә җәһәннәм чокырының бер почмагында булыр. Җаннар, әйткәнемчә, кыямәт көненәчә барзахи тормышта яши. 
 
– Клиник үлем кичергән кайбер кешеләр соңыннан, үземә өстән карап тордым, дип сөйли. Бу да җаннары чыккан буламы? Диндә ул ничек аңлатыла?
– Галимнәр, үлем өч төрле була, ди: йокы, клиник һәм биологик үлем. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Йоклаганда, мин сезнең җаннарыгызны тәнегездән алырмын”, – ди. Димәк кешенең йокыдан уянуы, җаны кире тәненә кайтуы Аллаһ биргән нигъмәт. Биологик үлем җанның тәннән бөтенләй чыгуы. Клиник үлем – кече үлем, ягъни җан белән тән арасында элемтә кала. Моның белән Аллаһ Тәгалә кайберәүләргә барзахи тормышны күрсәтеп ала. Адәм баласы өчен бу бер нигъмәт, кире тормышка кайтып, туры юлга басу өчен бер гыйбрәт тә булып тора. 

– Җир йөзендә бер мизгелдә берьюлы берничә кеше үлә. Бер үлем фәрештәсе барысының да җанын алырга ничек өлгерә?
– “Сәҗдә” сүрәсенең 11нче аятендә Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә: “Әйт! Сезгә беркетелгән үлем фәрештәсе җаныгызны алыр һәм Раббыгызга кайтарылырсыз”, – ди. Моннан аңлашылганча, галимнәр, мәлик әл-мәетнең ярдәмчеләре бар, диләр. Икенчедән, фәрештәләр бик тиз хәрәкәт итә. Алар күз ачып йомган арада мәгърибтән мәшрикъка барып җитә ала. Бер секундка 300 мең чакрым үтәләр дигән фикер дә бар. 
 
– Кайбер кеше үләр алдыннан авырып, җәфаланып ята. Кайберләре үлгәнен сизми дә кала. Бу да кешенең дини булу-булмавына карыймы?
– Халык арасында, үзе мөселман иде, хәерле гамәлләр кылды, шулай да озак авырып ятты, ә икенче бер кеше динсез булды, җиңел генә үлеп китте, дигән ялгыш фикерләр ишетелгәли. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең бер хәдисендә, Аллаһ Тәгалә яраткан кешесенә сынау бирә, ди. Икенче бер хәдистә, сөекле бәндәсенә динне аңлауны бирер, диелә. Раббысын чиста килеш каршы алганчыга кадәр бер сынаудан соң икенчесе бирелер, дигән хәдис тә бар. Үлеменә килеп җиткәнчегә кадәр сыналып, ул аңа Аллаһ каршына гөнаһсыз килеш барырга бер сәбәп булып тора. Моннан шуны аңларга кирәк: бу авырлыклар безне гөнаһларыбыздан чистарта. Мөселман кешесенең азапланып ятуы аның дөньядагы гөнаһларыннан чистарынып китүе өчен соңгы сынавыдыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер бәдәвидән, син тән температурасы күтәрелүнең нәрсә икәнен беләсеңме, дип сорый. Тегесе, юк, ди. Шуннан, башың авыртканы бармы, дип сорый. Тегесе кабат, юк, ди. Ул китеп баргач, Расүлебез, бу – җәһәннәм әһеле, ди. Кеше гөнаһлы булып, тәүбәгә килмичә, ансат кына үлеп китсә, монда киресенчә куркырлык җирлек бар. Аллаһ Тәгалә Коръәндә, явыз Фиргавен үлгәч, күкләр дә, җир дә еламады, яңгыр да яумады, ташу да акмады, ди. Мөселман кешесе үлгәч, яңгыр яву, буран чыгу хәтта хәерле. Дин күзлегеннән бу яхшы билге. Кеше үлгән вакытта гыр-гыр килсә, авызыннан күбек килсә, үлгәч тәне каралса, Аллаһ сакласын, җаны җәһәннәмдә булырга мөмкин. 
 
– Үләсе булгач, бу кеше дөньяга ни өчен килә соң?
– Коръәннең “Мүлк” сүрәсендә: “Аллаһ үлемне һәм яшәешне яралтты”, – диелә. Игътибар итегез, беренче сүз булып үлем килә, чөнки ул яшәешкә караганда мөһимрәк әйбер. Бу дөнья бик кыска. Адәм баласы уртача 70 ел яши. Якынча 613 мең сәгать дигән сүз. Ашау, йоклау, 12 яшькә кадәр балигъ булмауларны искә алсаң, кешенең бу дөньяда файдалы вакыты 312 мең сәгать булып чыга. Мәңгелек белән чагыштырганда, 312 мең сәгать нәрсә ул? Бу дөньядагы гамәл-гыйбадәтләрең белән бергә син мәңгелек дөньяга күчәсең. Адәм баласын зиратка өч әйбер озатып бара: гамәлләре, малы һәм туганнары. Аларның икесе кире кайтып китә, ә гамәлләребез кала. Мәңгелек рәхәт тормышка күчәр алдыннан кемнең кем икәнен белү өчен, сынаулар аша узасы була. Тормышта да шулай бит, кемнең кем булуын авыр вакытта беләсең. Димәк, бу дөньяга алданып, аңа гына багланып яшәргә түгел, ахирәтебезне кайгыртырга кирәк.   
 
– Үлемнән куркырга кирәкме?
– Курку белмәгәнлектән килә. Бер укытучым әйткән кебек, үлем ул караңгы бер бүлмәгә кергән кебек. Анда берни күренми. Почмактагы шкаф бер җен кебек күренергә мөмкин. Ә инде утны кабызсаң, шкафның – шкаф, өстәлнең өстәл икәнен аңлыйсың. Менә бу ут ул – гыйлем. Дин дә караңгылыктан яктылыкка чыгара торган нур. Коръәннең беренче сүзе дә: “Икъра! – Укы!”. Үлемнән куркырга кирәкми. Икенче бер остазым әйтмешли, үлем – аерылу түгел, ул – берең җәннәттә, икенчең тәмугта булу. Үлем – бер халәттән икенче халәткә күчү формасы гына. 
Без әлегә исән, мәңгелек йортыбызның нинди булачагы үзебезнең кулыбызда. Хәерле гамәл-гыйбадәтләр кылырга һәм гыйлем алырга әле соң түгел. Хәсән әл-Басри үзенең бер иптәше белән кабер янында басып торганда, аңардан, бу кабердәге кешене торгызсаң, нишләр иде икән, дип сорый. Иптәше, ахирәтне күреп кайткач, мөгаен, игелекле гамәлләрне күбрәк кылыр иде, дип җавап бирә. Хәсән әл-Басри, дөрес, әмма да ләкин ул кайта алмый, ә без бу дөньяда күп нәрсә эшли алабыз, ди. Психологиядә шундый кагыйдә бар: булдыра алганыңны булган әйбер белән булган урында эшлә. Булдыра алганны эшлик!
Фото: https://unsplash.com/
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar