|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2011 Бәйрәм
Котлар кешең булу – үзе бүләкХатын-кызлардан берәр анкетада «Сезнең иң яраткан бәйрәмегез?» дигән пунктны тутырырга сорасалар, алар, бер дә уйлап тормыйча, 8 Март, диярләр иде. Беренчедән, язның иң матур бәйрәмендә алар эштә дә, гаиләдә дә игътибар үзәгендә. Икенчедән, ул әле ял көне дә. Моңа өстәп, вазалардагы язгы чәчәкләр: лалә, мимоза, умырзаялар һәм затлы роза бәйләмнәре йортка хуш ис таратып, күңелне күтәреп тора, бу көнне хатынкызлар яраткан кешеләреннән зур бүләк көтә. Хатын-кызларга 8 Мартка чәчәк бәйләме бирү, романтик кичке аш оештыру һәм табак-савытын юып куюдан тыш тагын нәрсә бүләк итеп сөендерергә була соң?
Ирләрнең күбесе кибеттән сатучылар тарафыннан алдан ук әтмәлләп-корыштырып куйган әзер бүләкләр алырга ярата. Вакыт әрәм итеп йөрергә дә, нәрсә бүләк итим икән дип баш катырырга да кирәкми. Кәрҗиндәге төрле шешәләр арасыннан хатын-кыз үзенә кирәкле берәр әйбер, әйтик, кичә генә бетеп киткән кул кремын таба ала анысы. Ә менә бүләк тартмасыннан килеп чыккан юка һәм зәгыйфь чәчләр өчен шампунь белән нишләргә? Кемдер аны ванна өчен күбек итеп куллана, ә куе һәм нык чәчле хатын-кызлар ул бүләкне аңламаска да мөмкин. Шуңа да әзер бүләкләрне читкә куеп, әлеге үтә дә җаваплы эшкә иҗади якын килегез.
Үзенә теге яки бу әйбер кирәк икән, акыллы хатын-кыз аның турында читләтеп булса да әйтеп куя. «Кара нинди матур блузка! Төсе дә минем күзләремә туры килеп тора» – мондый фразаны сез кибеттә йөргәндә ишетә аласыз. Йә булмаса көзге каршында, кызганыч, минем яраткан хушбуем бетеп бара, дип тә әйтеп куярга мөмкин ул. Бәйрәм алдыннан аның шуның ише фразаларына игътибар бирсәгез, бүләк проблемасын тиз генә хәл итеп тә куярсыз.
Әни, дәү әни, каенана өчен сайланган бүләгегез алар турында кайгырту булып барып ирешергә тиеш. Әйтик, җылы матур юрган, кухня комбайны, затлы чынаяклар, йомшак шәл һәм яулыклар аларның күңеленә хуш киләчәк.
Җитәкче хатын-кызга бүләк зәвыклы, матур булырга тиеш һәм шул ук вакытта әлеге бүләк ярдәмендә ул үзен гүзәл һәм сөйкемле хатын-кыз итеп сизәрлек булсын. Аңа күн тышлы көндәлек, кыйммәтле мәрмәрдән визитница һәм башка бизнес-аксессуар бүләк итү кирәкмәс. Үзенчәлекле гөл савытына утыртылган аллы-гөлле чәчәкле гөлне бик шатланып кабул итәр. Борынгы әйберләрне яратучыларга бүләкне антиквар кибеттән эзләгез. Хуҗага бүләк алдым, ә менә хезмәттәшләремә нәрсә сайларга икән дип баш ватасызмы? Хәзер кулдан эшләнгән табигый сабын, хуш исле лампалар бүләк итү модада. Хатын-кызларга мондый бүләкләр аеруча ошый. Тагын бер уңышлы вариант – кибеттән бүләк карточкасы, ягъни сертификат сатып алу.
Хатының яки сөйгән кызыңа бүләк сайлау авыр түгел, аларның нәрсә яратканнарын, ни белән кызыксынганнарын сездән дә яхшырак белүче юк. Монда иң мөһиме – бүләкне ничек итеп тапшыру. Яраткан хатыныгыз сездән романтика, әкият көтә. Әгәр дә сез шарлар, йөрәкләр, җылы сүзләр язылган открыткаларны бала-чагалык дип уйласагыз, күп кенә гүзәл затлар өчен ул – бәйрәм-мәхәббәт атрибутикасы. Шуңа да чәчәкләр, кызыл йөрәкләр, төрле төстәге шарлар белән арттырып җибәрүдән курыкмагыз – сөйгәнегез моңа лаеклы бәясен бирер. Бүләкне тапшыру үзенә күрә бер кечкенә генә спектакльне хәтерләтсен. Чәчәк бәйләмендәге бөтен чәчәкне дә берьюлы бирмәгез, аны көн дәвамында берәм-берәм тапшырыгыз. Һәр чәчәккә аңарга булган хисләрегез турында язган кечкенә йөрәк формасындагы открыткалар беркетегез. Болардан кала хатыныгызга атап, махсус җыр җырласагыз яки берничә генә юл булса да шигырь укысагыз, аның күңеле майдай эреп китәр.
Гомумән, хатын-кызга мәхәббәтегезне 8 Мартта гына түгел, һәр көнне белдерегез. Шул очракта гына гаиләгездә тулы гармония булачак.
--- |
Иң күп укылган
|