поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
24.01.2023 Әдәбият

Тарихчы Нурулла Гариф: Язучылыкка мине гаделсезлек этәрде

Татар әдәбияты мәйданында лаеклы урын алган остаз әдипләребезнең эш алымнары, әдәбиятка килү юллары турында шактый язмалар дөнья күрде. Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек каләм әһелләренең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында «Идел» альманахында дөнья күргән, тәҗрибә уртаклашкан асыл сүзләрен кабатлап бастырдык.

Бүген актив иҗатта булган язучыларыбыз да яшьләргә хәерхаһлы. Аларның киңәшләре дә булачак әдипләр өчен файдага гына булыр. Беренче кунагыбыз – тарихчы, язучы һәм мөгаллим Нурулла Гариф. 
 
Безнең белешмә: 

Нурулла Гариф – Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылыннан. Казан дәүләт университетында инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлеген алган. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында Казан ханлыгы дәверенә бәйле диссертация яклаган. Тарих фәннәре кандидаты.  2002 елдан Татарстан Язучылары берлеге сафларында. Аның иҗатында тарихи чорлар, фәнни һәм фәлсәфи язмалар, гыйбрәтле хикәятләр һәм публицистика өстенлек итә.
 
– Нурулла абый, язучылык эшенә керешеп китүгә нәрсә этәргеч булды? 
– Мин 30 яшьтән соң гына иҗат юлына аяк бастым. Башлангычы әби-бабаларга барып тоташа. Гади халыкка карата «өстәге» карашның дөрес булмавын әби-бабам хикәяләреннән ишетем үстем. Мине һәрвакыт ике сорау борчып килде: «Ни өчен кешеләргә карата төрле караш?» һәм «Дөреслек кайда?» Язучылыкка мине гаделсезлек этәрде. Гыйбрәтле язмаларымны халыкка җиткереп, аның аңына үтеп керәсем килде.

– Халыкның үткәне белән балачактан ук кызыксындыгыз, димәк? 
– Туган авылына барганда, әни мине гел үзе белән ияртә иде. Ул озын юлны чиккәндә тарихи урыннар белән дә таныштыра. Берьюлы әнием, «сәяхәтебездә» тап булган өч кабер ташында нәрсә язылганын беркем дә укып бирә алмаганын җиткерде. Миңа бу бик тә кызык һәм әһәмиятле тоелды. Нәкъ менә әнием миндә тарихка мәхәббәт кабызды. Кызыксынуым аның кызык, үтемле итеп сөйләп бирүләреннән башланган булса кирәк.
 
– Иҗатта язучының кыенлыкларга дучар булуы беркемгә дә сер түгел.  Нурулла абый, сезгә авырлыклар белән күзгә-күз очрашырга туры килдеме?
– Кыенлыклар мине дә читләп узмады. «Освободительная война татарского народа» дигән хезмәтем зур шау-шу куптарды. Темасы: татарларның үз дәүләтләре, дәүләттә тигезлекләре өчен көрәшү. Мин вакыйгаларны тарихта булганча, объектив рәвештә тасвирладым. Әмма әлеге китап күпләрдә ризасызлык тудырып, судка бирделәр. Мин үз иҗат җимешемне яклап чыга алдым. Дөреслек минем якта.
 
– Иң уңышлы дип саналган хезмәтегез турында да сөйләп китсәгез иде.
– Ата-анага үз баласы кадерле булган кебек, һәр китабым йөрәгемә якын. Аспирантурада укыганда диссертациямә «Казан ханлыгының дәүләт системасы» темасын алган идем. Казан ханлыгының идарә, авыл хуҗалыгы, сайлау системаларын өйрәнеп чыгып, «Казан ханлыгы» дигән фәнни эш яздым һәм аны китап итеп бастырдым. Татар телендә моңарчы бу темага фәнни хезмәтне яклаган кеше юк иде – мин беренчесе булдым. Китапларым кибеттә озак тормый – басылып чыгуга, алып бетереп торалар, чөнки алар укыла торган китаплар. 
 
– Ә яшь буын язучылары вәкилләренә үз потенциалын ачарга нәрсә җитми дип уйлыйсыз?
– Кулыннан эш килмәсә, кеше гомере буе куркып яши. Язучыга, әлбәттә, күп укырга, тормыш көн кандагында булган вакыйгаларны «йотып барырга» кирәк. Яшь язучымы, журналистмы ул – күпкырлы шәхес булу бик мөһим. Телевизорны да кара, гәҗит-журналны да укы. Гомумән, мәгълүмат туплап, үз фикерен төпләп укучыга җиткерә белергә тиеш иҗат кешесе. Күпләргә тел байлыгы җитми – иҗади егәрне ачарга менә шул комачау итә. Әдәби әсәрләр, төрле язмалар укып, бу хәлдән чыгу юлын табып була. 
 
– Сезнең шигырь язып караганыгыз бармы?
– Шигырьләрем бар, аларны социаль челтәрдә укырга була. Ләкин миңа, гомер буе мәктәптә укыткан кешегә, шигырь язу авыррак бирелә. Аннары поэзиягә кереп китәргә вакытым да юк: күбесенчә тарих минем канда.
 
– Хәзерге әдәби яшьләр арасыннан икенче Тукай чыгачакмы? 
– Һәр чорның үз герое була ул! Моның өчен вазгыять белән җирлек булу җитә, чөнки асфальтта үлән үсә алмый. 
 
– Яңа буын язучылары әдәби әсәрләр иҗат ит иткәндә кемнән үрнәк алырга тиеш?
– Әдәби әсәрләрне үтемле, кеше күңеленә сеңдереп, Фәүзия Бәйрәмова яза. Шигърияттә – Илдус Гыйләҗев, Лена Шагыйрьҗан, Равил Фәйзуллин, Лилия Фәттахова иҗатыннан үрнәк алырлык. Мин хисле әсәрләрне, публицистиканы яратам. Кеше күңеленә кыска, үтемле сүзләр, дөреслек белән генә үтеп кереп була. 
 
– Шәп язучының сыйфатларын санагыз әле. 
– Белемле булу, тырышлык, яхшы хәтер, телне камил белү, тормышның барлык өлкәләрендә «кайнау», креатив, коммуникаб, фикерне кыска итеп әйтү, аналитика, мантыйкка ия булу. 
 
– Яшь каләмдәшләрегезгә теләкләрегез? 
– Элек җәмгыять язучыларга мохтаҗ иде, чөнки язучылар халыкны чын мәгънәсендә тәрбияләде. Хәзер язучының каләм хакы да бик аз. Яшьләр әсәрләре өчен берникадәр көрәшергә мәҗбүр. Кешенең йөрәгенә үтеп керер өчен, аны әдәбият аша елата, ымсындыра, канатландыра, кайгыртырга тиеш.
Бүген публицистика актуаль. Укучы биш-алты җөмләдән соң артык укымый: кызыклы язу аны текст эченә алып кереп китү өчен кирәк. Шуңа күрә афоризмнар бик үтемле. 

– Язучы өчен хыялый булу яхшы сыйфатмы? 
– Хыялыйлык мәхәббәт романнарын язганда кулай. Ә тарихи әсәрләр язу өчен реалист булу кирәк. Мин чынбарлыкны ничек бар, шулай тасвирлыйм һәм шулай яшим дә.
 
 
 

Гүзәл ЗАКИРОВА
Идел
№ --- | 24.01.2023
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы