|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2011 Сәясәт
Себеркене ботаклап сындыраларНиһаять, Россиядә килеп туган “милли мәсьәлә”нең нидән гыйбарәт икәнлеге ачыклана бара. Баксаң, илнең көнүзәк проблемасы милли республикаларның статусларына кайтып кала икән. “Бердәм Россия” партиясенең милли сәясәт буенча координаторы Абдул-Хәким Султыгов аңлатуына караганда, билгеле бер республика чиген атлап узган башка милләт кешесе, шул исәптән руслар да үзләрен шунда ирекле итеп хис итә алмый. Россия Федерациясен “Рус республикасы” дип атаучы бу кеше нинди чаралар күрергә кирәклеген дә белә: ул милли республикаларны үзләренең бу статусларыннан баш тартырга чакыра. 2012 елны Рус сәяси милләте елы дип игълан итәргә теләгән Султыговның “Свободная Пресса” сайтындагы интервьюсы башта шок тудыра. Әмма аны юләр дияргә ашыкмагыз. Акыллы кеше ул. “Милли республикаларны югарыдан юк итү турындагы сүз куертулар коткы таратуга тиң, аларның нәтиҗәсе була алмый... Республикалар өчен мондый карарны кабул итү мөмкин түгел. Бу аларның конституцион хокуклары”, – ди ул. “Бердәм Россия” эшлеклесе яхшы аңлый: республика статусы РФ Конституциясендә якланган һәм аннан милли төбәкләр бары тик үзләре генә баш тарта ала. Бүтән юл белән аларның статусларын үзгәртү мөмкин түгел. Султыгов төбәкләрне “республика” сүзеннән ваз кичәргә чакыра да инде: “Дәүләт төзелешенең иң җаваплы сәяси акты турында сүз бара. Минемчә, вакыт узгач, мондый инициатива чыгачак”.
Россиядә яшәүче бөтен халыкларга да “Рус халкы” итеп билгеләмә биргән бу кеше кем? Чечен Республикасында туып үскән Абдул-Хәким Султыгов Мәскәү дәүләт университетында этносәяси конфликтларны көйләү турында махсус курс укыта. Ул – икътисадый фәннәр кандидаты, сәяси фәннәр докторы. Интернетта казынып алсаң, 1996 елда Чечнянең вице-премьеры Шамил Басаевның икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе булып бушлай эшләгәне турында да мәгълүмат чыга. Ул Россия Югары Советында да, Дәүләт Думасында да эшләгән, Чечен Республикасында РФ Президентының кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген тәэмин итү буенча махсус вәкиле дә, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе дә булган. Хәзерге вакытта ул “Вестник Российской нации” журналының баш мөхәррире һәм “Российская нация” иҗтимагый берләшмәләрнең гомумроссия берлеге рәистәше икән.
Кыскасы, бу Россиянең үзәк хакимиятенә якын торган чечен кешесе. Берничә ай элек төбәк җитәкчеләрен “президент” итеп атамаска дигән тәкъдим дә нәкъ шул тарафлардан ук килеп ирешкән иде бит. Чечня Президенты Рамзан Кадыйров беренче булып “президент” булырга теләмәде. Болардан чыгып, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: Россиянең милли сәясәте илдә яшәүче халыкларның милли йөзләрен җуйдыруга юнәлеш алды. Бер яктан, бу сәясәт илдә яшәүче барлык халыкларны да ясалма рәвештә бер “сәяси милләт”кә берләштерүгә кайтып кала. “Россиянин” дип әйттерү яки, Султыговча, “рус сәяси милләте” булдыру әнә шул өммәттән. Икенче яктан исә, илдә федерализм нигезләрен какшатырга маташу дәвам итә. “Президент” атамасын тыярга тырышудан соң, төбәкләрнең “республика” статусына кизәнделәр.
Иң мөһиме исә шул: кемдер бу сәясәтне милли төбәкләр һәм рус булмаганнар кулы белән үткәрә, чөнки мөхтәрәм чечен милләте вәкилләре әлеге башлангычлар белән үзләре чыга дип уйлау ул – беркатлылык. Аңлашыла ки, Владимир Жириновский авызыннан: “Милли республикалар үз статусларыннан ихтыярый рәвештә баш тартырга тиеш”, – дигән сүзләрен алкышлаучылар аз. Ә шушы ук сүзне башка милләт кешеләреннән, бигрәк тә Россиянең яңа тарихында Мәскәү белән ике канкойгыч сугыш алып барган халык вәкиленнән әйттерү бөтенләй башка эффект тудырырга тиеш. Беренчедән, “милли азчылыклар” арасында фикер уртаклыгы җимерелә, аларның бердәмлекләре какшый. Ә икенчедән, милли сәясәтнең кая таба барганын аңламаган кешеләр һәм чит илдәге җәмәгатьчелек: “Милли интеллигенция һәм җитәкчеләр үзләре шулай тәкъдим итә икән, димәк, милләтләренә бу чыннан да кирәктер”, – дигән ялгыш фикергә килергә мөмкин.
Мондый тәкъдимнәр белән чыгучыларның намуслары чистамы, анысы – аларның күңел эшләре. Тик шунысы аяныч: андыйлар аркасында күпме халыкларның киләчәге сорау астында кала. Ә Султыговның тәкъдимен күтәреп алып, тормышка ашырырга алынучылар тиздән булачак, анысына шик юк.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|