|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2023 Криминал
Казанда подъезд янында хатын-кызга һөҗүм иткән һәм аны буа башлаган ир-атны эзлиләрПолициягә Казанның Химиклар урамындагы бер йорт янында билгесез кешенең хатын-кызга һөҗүм итүе турында хәбәр килгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, ир-ат хатын-кызга һөҗүм иткән һәм аны буган. Корбан кычкырырга тотынгач, йортта яшәүчеләрнең берсе шул тавышка урамга чыккан һәм һөҗүмчене куркыткан.
«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштыра һәм видеокамералар язмаларын өйрәнә. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|