|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2023 Әдәбият
![]() "Билләһи, калган өч балам шаһит: мин үз теләгем белән үз-үземә кул салмадым"Әни, кадерле әнием! Гафу ит, кичер инде мине. Юк, бу тагын елар инде, дип артык борчылма бүген. Элеккеге кебек еш еламыйм мин хәзер. Вакытында күп түктем инде күз яшьләремне, кайчакларда артыгы да булды, ахрысы. Бу юлы мин сиңа йөрәк серемне сөйләргә булдым. Ни өчен минем каберем синеке белән янәшә түгел, ә юл читендә икәнне аңлатмакчы булам. Мине дөрес аңламассың да гафу итә алмассың, дип элегрәк ачылырга курыктым сиңа. Мине тыңлавы сиңа чиксез авыр булуын белсәм дә, минем йөрәк авырлыкларымны бераз булса да җиңеләйтергә риза булырсың, дип өметләнәм. Үтенеп сорыймын, түзәргә, чыдарга тырыш инде, әнием. Юк, мәңгелек йортымны юл кырыенда мин үзем сайлап алмадым. Ул элегрәк минем янымнан, чирәм юлы булып, якын гына үтә иде. Соңрак аны, асфальт салып, турайттылар. Хәзер ул миннән ерагайды. Көне-төне халык машиналарга утырып чабалар, канатлы кошлар кебек очалар. Нигәдер бик ашыгалар шикелле. Әллә элек өлгермәгәннәрне башкарырга кабаланалармы икән?
«Ә үзең соң?! Нәрсә булды сиңа, - дип сорарсың миннән әнием. - Тормыштан, якты дөньядан качкан кебек ник бик иртә киттең? Шулкадәр иртә, тиз саубуллаштың аның белән. Әллә гаилә тормышына, балаларыңа чыдар хәлең калмадымы?» - диярсең.
- Әнием, мин тормышымны ярата идем. Шуның өчен мин һаман юл кырыенда торам. Алсу таңнарны шатланып каршы алам, каты суыкка, эссе көннәргә түзәм. Минем янымнан үтүчеләргә исәнлек-саулык, бәхетле юллар теләп калам. Әнием, мин монда ялгыз түгел бит, кайгырма. Дөресен әйткәндә, мине беркем дә күрми дә, ишетми дә. Бу мине әллә ни борчымый. Иң мөһиме, мин кешеләрне, кошларны, җәнлекләрне каршы алып, озатып кала алам.
Әле бит мин сиңа ни өчен гомеремне өзгәнемне әйтмәдем, әни. Тыңла, түз...
Билләһи, миннән калган өч балам моңа шаһит. Мин үз теләгем белән үз-үземә кул салмадым. Мин өстемә, рухыма андый гөнаһ алырга булдыра алмас идем. Бу адымга мине туганнарым - балаларымның атасы һәм кайнанам мәҗбүр иттеләр. Исеңдәме, әни, урта мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыкмавымны үтенеп, ялвырып сораган идең? Сөйгән егетемне шулай иртә очрату язмышым булгандыр. Ул киң күңелле, чибәр, тыныч холыклы иде. Ә өченче балабыз тугач, ул кинәт кенә нык үзгәрде. Әнием, син әле дә онытмагансыңдыр, мин олы баламны - улымны мәктәпкә беренче сыйныфка озатканымны. Белсәң иде, бу минем өчен нинди зур шатлык булганны. Ул елның сентябре минем өчен искиткеч зур шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Мәктәп линейкасыннан кайтканда мин күпердә үземнең элеккеге сабакташымны очраттым. Без озак вакыт күрешмәгән идек аның белән. Мин ул арада тормышка чыгарга да, улымны беренче сыйныфка бирергә дә өлгергән идем инде. Без аның белән озак кына сөйләшеп тордык, укытучыларыбызны, мәктәп елларыбызны искә алдык. Ул мине беренче сабыемны беренче сыйныфка озатуым белән котлады. Беренче балаңны тәүге тапкыр мәктәпкә озату бер генә була бит.
Аннан соң мин алма битле ике кыз бала да таптым. Минем кыска гына гомеремдә бик күп шатлыклар булды. Кояшлы көннәр болытлыларына караганда шактый иде. Кайгы-хәсрәткә мин әллә ни бирешмәдем, түздем. Авырлыклар узар, дип өметләндем. Язгы карлар эрегән кебек, алар вакыты белән онытылыр, ә йөрәктә бары тик яхшылыклар гына калыр, дип уйладым. Балаларыбызны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштык. Үзебезнекен генә түгел, ят кешеләрнең куанычларын да, шатлыкларын да, кайгы-хәсрәтләрен дә уртаклашырга өйрәттек. Улым мәктәптә яхшы укыды. Сабакташларына, сеңелләренә гел булыша иде. Әнием, мин боларны сиңа түкми-чәчми сөйлим, чөнки син дә бит ахирәткә минем кебек иртә киттең, минем балаларымның үскәнен күрә алмадың. Кадерле әнием, минем гаилә тормышым бик тулы һәм бәхетле иде. Тик көтмәгәндә, кара хәсрәт килеп керде өебезгә. Биш елдан соң мин тагын авырга калдым. Шул вакыт өйдә минем өчен түзә алмаслык тәмуг җәзасы башланды. Ирем белән кайнанам мине хыянәтчелектә гаепли башладылар. Әнием, син бит ышанасың миңа, беләсең бит мин сине беркайчан да алдамаганны. Ирем белән кайнанам алдында да минем намусым һәм рухым чиста, Аллаһыга шөкер. Әмма, мин аларга үземнең гаепсезлегемне берничек тә исбатлый алмадым, төгәлрәге, исбатларга тырышмадым да. Минем өчен якты дөнья тәмам караңгы төнгә әйләнгәч, мин соңгы адым ясарга булдым. Мин ул вакытта берни турында уйларга да сәләтле түгел идем, ахирәткә мәңгелеккә китүемне, балаларымнан, туганнарымнан, дусларымнан мәңгелеккә аерылуымны аңларлык дәрәҗәдә түгел идем.
Тумаган сабыемнан үзем котылырга тырыштым, дүрт көн өйдә аңсыз диярлек хәлдә яттым, аннан соң хастаханәгә эләгеп айдан артык яттым. Аллаһы Тәгалә минем гөнаһларыма карата бик каты җәза биргән, хастаханәдә хәлемне җиңеләйтә алмадылар. Күз яшьләрем белән мине өйгә җибәрүләрен үтендем. Табиблар минем терелә алмавымны белгәннәр, күрәсең - җибәрделәр. Кечкенә кызыма 5 яшь кенә иде әле, үләсемне йөрәге белән сизгән, ахры, янымнан бер адымга да китмәде. Ышанасыңмы, әнием, ул көн-төн минем янымда булды, әллә бер дә йокламады инде, балакаем. Аңыма килеп, күзләремне ачкан вакытларда ул һәрвакыт минем янымда иде. Аның күзләрен күрсәң иде, әнием! Ул үпкәләү катыш әрнү һәм өметсезлек белән мөлдерәп тулган күзләр хәзер дә минем күз алдымда. Алардан тавышсыз җан кычкыруы ишетелә иде сыман. «Нигә болай булдың? Ни өчен безне мәңгелек йөрәк сыкравына дучар иттең? Синнән башка безгә ничек яшисе?» - дия иде кебек бу күзләр.
Өйгә кайткач, хәлем тагын да авырайды. Бәхеткә, шәфкать туташы күршедә генә яши иде. Табиблар кушкан процедураларны барысын да эшләде - бик зур рәхмәт аңа. Соңгы көннәремдә минем хәл бераз җиңеләйде, якыннарым, терелә башлады дип, куандылар. Ә мин моны газапларга түзгәнем өчен Аллаһының бүләге, дип кабул иттем. Әнием, балаларымның, иремнең, кайнанамның соңгы көннәрдә нинди газап чиккәннәрен белсәң иде? Алар минем янымнан бер дә китмәделәр. Мин үзем дә алардан аерылмаска, дип тырыштым. Мин бит гомеремнең шулай өзеләсен уйламадым. Белгән булсам, өч баламны алыр идем дә карындагы сабыем белән бергә чыгып кына китәр идем ирем йортыннан. Балаларым белән яңа тормыш башлаган булыр идем. Ул вакытта мин үзем кебек гөнаһлыларны аерым - зират читенә күмгәнне белми идем. Мине юл кырыена җирләгәннәр.
Әнием, минем монда моңсуланырга вакытым юк, бик сирәк ялгыз булам. Балаларым яныма еш киләләр, алар зур үскәннәр инде. Улым балигъ булган, ә кызларым ике су тамчысы кебек миңа охшаганнар. Ирем белән кайнанам да яныма киләләр, бергәләп дога укыйлар, гафу итүемне үтенеп елап та алалар. Мин аларны күптән кичердем. Хәзер инде кайнанам да зиратта, миннән әллә ни ерак түгел.
Күптән түгел яныма бик ашыгып, дулкынланып һәм моңсуланып олы кызым килгән иде. Үзе яшереп утырткан топольгә бите белән сыенып, аны кочаклап елый-елый, әкрен генә: «Әни, әнием! Нәрсә эшләдең соң син? Ник безнең турыда уйламадың? Синнән башка безгә ничек авыр, күңелсез булуны белсәң иде?» - дип пышылдады. Бу сүзләрне тыңлаганда йөрәгемнең сыкрануына чыдарлык түгел иде... Балаларым килгәч, баш очымда елыйлар. Мин алар алдында искиткеч гаепле. Мине син һәм бер Аллаһым гына кичерә алыр... Түзәр хәлем калмаганга, гаилә хәлләрен, бу адымга ник баруымны сиңа сөйләргә булдым, әнием. Бәлки, бераз җиңелрәк булыр.
Шушы көннәрдә бер олы кеше зур кызыма минем исем белән эндәшкән. Ул минем сабакташым булгандыр, дип уйладым. Эх, әнием! Кайтарасы иде гомеремне, туган көннән алып яңадан яшисе иде! Мин, мөгаен, тормышымны кире кабатлар идем, кайгыларын-шатлыкларын түкми-чәчми. Әмма һәрбер елымны, һәрбер мизгелне уйлап сарыф итәр идем.
Менә, әнием, сиңа сөйләр сүзләрем, серләрем тәмам бугай. Сабырлык белән минем җан әрнүләремне, сагышларымны тыңлаганың өчен зур рәхмәт сиңа. Мине дөрес аңлап, кичерергә тырыш инде, кырыс хөкем итмә инде, әнием. Аз гына булса да, бәхетсез балаңны жәллә инде.
Балаларым, туганнарым төрле сәбәпләр табып, яныма еш киләләр. Кайвакыт тукталышка җитмичә, юл кырыенда автобустан иртәрәк төшеп калалар. Менә бүген олы кызым килгән иде. Дулкынлануын күреп, мин башта бераз куркып калдым. Ул гашыйк булган икән, әнием. Беренче мәхәббәт хисләре кичерә балам. Бир, Аллаһым, балаларыма озын гомерле мәхәббәт бәхетләре. Аларга рәхмәтле, изгелекле, бәхетле юлларыннан тайпылмыйча, фәрештәләр канаты астыннан чыкмыйча яшәргә насыйп булсын иде. Шатланырга тиештермен, ә мин үземә урын табалмыйм. Ана фатихасыннан башка алар тулысынча бәхетле була алмаслар бит. Ә барысына да мин генә гаепле - балаларым турында уйламыйча китеп бардым. Әнием, син мине яхшы аңлыйсыңдыр, дип уйлыйм. Мин аларга хәзер дә мәхәббәтем, җан җылым җитмәгәнне бик яхшы сизәм. Моны аңлау йөрәгемне телгәли. Тик кире кайту юллары юк инде...
Фото: Фрипик.ру
Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|