|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2023 Икътисад
Фатирда яшәү кыйммәтЯңа елдан соң түләү квитанцияләрен кулга алгач, күпләр аптырашта калды. Гадәттә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр һәр елның июлендә генә арта иде. Бу юлы да ил буенча июльдә артты, ә чираттагысы киләсе июльне көтмичә — Россия Хөкүмәте карары белән декабрьдә үк күтәрелде. Белгечләр бер елга бәяне ике тапкыр индексацияләү коммуналь челтәрләр искерү, су торбалары, электр үткәргечләре таушалу, аларны алыштыруга тотылган чыгымнар белән бәйле дип аңлата. — Киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә узачак. Ягъни 2022 елның 1 декабрендә билгеләнгән тарифлар ел ярымнан артык вакыт гамәлдә булачак, — ди ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. Квитанциядәге саннар тарифлар үзгәрү аркасында артканмы, әллә исәпләүдә ялгышлык киткәнме — моны тикшерү җайлы. Декабрьгә килгән квитанцияне узган айныкы белән чагыштырып карарга киңәш итә белгечләр.
— Казанда тарифлар 10 %ка, Чаллыда — 12, Татарстанның башка районнарында 9 %ка артты. Әгәр ике айның квитанциясендәге сумма аермасы бу күрсәткечтән зуррак икән, коммуналь хезмәтләр өчен ялгыш исәпләнгән булырга мөмкин. Бу очракта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә, тикшертергә була, — ди алар.
--- |
Иң күп укылган
|