|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2023 Мәдәният
Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китап презентациясе узды (ФОТО)Тинчурин театрында “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышланды. “Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашты. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләде. К.Тинчурин театры чараны Татарстан мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан язучылар Берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән берлектә оештырды. Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдиновның “Идегәй” спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Ул “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата. Театрыбыз моңарчы “Хуҗа Насретдин”, “Итил суы ака торур”, “Кураж ана” кебек тарихи әсәрләр куеп, зур чыныгу узды. Тинчурин театрында төрле елларда Н.Исәнбәтнең “Рәйхан”, “Хуҗа Насретдин” әсәрләре, аның тәрҗемәсендә “Гамлет” пьесасы куелды. Тинчурин театры актерлары Илгизәр Хәсәнов, Алмаз Фәтхуллин, Лилия Мәхмүтова, Харис Хөснетдинов “Хуҗа Насретдин” спектакленнән бер өзек уйнап күрсәтте. Артем Пискунов “Гамлет”тан монолог сөйләде.
--- |
Иң күп укылган
|