|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2023 Язмыш
"Безне бер балалар бакчасына да алмадылар"Даун синдромлы бала — язмыш сынавы түгел, ә Аллаһтан бирелгән бүләк, дип саный Нурлатта яшәүче Әлфия апа Гафурова. 20 яшен тутырса да, күңеле белән һаман сабый булып калучы улы Айдар өчен чын терәк ул һәм мондый диагнозлы авырулар очраша торган проблемаларны күреп белә. — Айдарны 39 яшемдә таптым, бу вакытта олы кызыма 20 яшь иде. Бала табарга Казанга җибәрделәр, кесарев кисеме 10 июльгә билгеләнгән иде. Әмма 5 июльдә баланың йөрәк тибеше начарайды да табиблар операцияне кичекмәстән ясарга булды. Җомга киче иде бу. Дүшәмбе генә балада Даун синдромы булуын хәбәр иттеләр. Шунда дөньям караңгыланды, бөтен тормыш, эш, карьера...
Бар да бер мизгелдә юкка чыккан сыман булды... Бик авыр кабул иттем, чөнки әлеге авыру турында аз белә идем. Тынычландыра торган уколлар да ясадылар. Диагнозны раслар өчен түләүле анализ 3 көндә әзер буласы иде. Шул 3 көн тулы бер гомер сыман булды, догалар укып, Аллаһка ялвардым, сәдакалар бирдем. Һәм күңелемә ниндидер тынычлык иңде, диагноз нинди булса да, аны кабул итәчәкмен, дигән карарга килдем. Тормыш иптәшем дә ул вакытта миңа бик ярдәм итте...
Лилия МӨБАРӘКШИНА |
Иң күп укылган
|