|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2023 Хәвеф-хәтәр
![]() Укучы мәктәпкә граната алып килгәнТомскида мәктәп укучысы ОБЖ укытучысына граната тотып килгән. Әлбәттә, укытучының коты очкан, ә эшлекле малай нибары коралны җыеп күрсәтүне үтенмәкче булган. Тиз арада сапёрлар килеп җиткән. Балаларны һәм мәктәп персоналын бинадан чыгарганнар. 1000нән артык кешене эвакуацияләгәннәр. Тик... граната муляж булып чыккан.
Унынчы сыйныф укучысы сөйләвенчә, ул интернетта сувенир рәвешендә “укыту-имитация кул һөҗүм гранатасы”на заказ ясый. “Граната” почта аша килә.
Әмма ... җыелмаган килеш. Үсмер үзе генә сувенирны нишләптер җыя алмый. Һәм башына гениаль фикер килә, аңа бит ОБЖ укытучысы ярдәм итә ала! Һәм ул “граната”ны ОБЖ дәресенә алып килә. Әмма педагог үсмердән гранатаны тартып ала һәм мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә.
Фото:SHOT Telegram-каналы
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|