|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2011 Җәмгыять
Яз "Яңа Гасыр" белән килә!Быелгы язның беренче ял көннәрендә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе махсус бәйрәм тәртибе буенча эшләячәк. Телеканал үзенең тамашачылары өчен бик күп кызыклы, мавыктыргыч тапшырулар әзерләп куйды. Әлеге программалар күңелегезгә хуш килер дип өметләнәбез. 7нче һәм 8нче март көннәрендә иртәнге сәгать 7дән алып 9га кадәр турыдан-туры эфирда "Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруы эшләячәк, ә димәк, сез яраткан кешеләрегезне аларга җыр бүләк итеп сөендерә аласыз.
7нче мартта төп-төгәл көндезге сәгать 12дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләштергән "Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!" спектаклен карарга чакырабыз.
14 сәгать 15 минутта "Ялла" ансамбленең "Бәйрәм бүген!" концерты башлана.
15:45тә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе җырчы АсылъЯрның өр-яңа концертын тәкъдим итә: "Мәхәббәт һәм бәхет иленә сәяхәт".
17 сәгатьтә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" тантанасын карамыйча калмагыз.
19 сәгатьтә "Татар җыры - 2010" концерты башлана.
Ә 23 сәгать 45 минутта "Мисс Татарстан - 2011" матурлык конкурсын карарга чакырабыз.
8нче март көнне 13 сәгать 15 минутта "Кабатлана язлар" концертын карагыз. Сезнең өчен татар эстрадасы йолдызлары: Венера Ганиева, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов һәм башкалар җырлый.
14 сәгать 15 минутта "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесендә - Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Шулай булды шул..." спектакленең телевизион премьерасы. Әлеге спектакльне Салават башкорт дәүләт драма театры сәхнәләштергән.
17 сәгатьтә - "Мәдәният дөньясында" тапшыруының махсус бәйрәм чыгарылышы. Ул "Ягез әле, егетләр!" дип атала. Биредә танылган ир-егетләребезгә хатын-кыз эшен башкарырга туры киләчәк.
19 сәгатьтә - "Татар җыры - 2010" концерты.
0 сәгать 30 минутта - "Tatarica" ансамбле концерты.
Әлеге бәйрәмнәрегез күңелле һәм файдалы булсын!
|
Иң күп укылган
|