|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2023 Мәдәният
Әминә Миндияр: «12 адым» спектакле проблемаларны наркотиклардан башка да хәл итеп булуы турында»25 һәм 26 гыйнварда Кариев театры сәхнәсендә «12 адым» дип атлаган спектакльнең премьерасы булачак. Әлеге наркотикларның кеше тормышына һәм шәхесенә җимергеч йогынтысы турындагы спектакль яшьүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән. Әминә Миндияр, режиссёр: «Башта ук үз алдыбызга берничә бурыч куйдык: спектакльдә үгет-нәсихәт, маңгайга бәреп әйтү булырга тиеш түгел, шул ук вакытта наркоманияне якты төсләрдә дә күрсәтә алмыйбыз, бу пропаганда булыр иде. Һәм иң авыры – әлеге спектакльне яшүсмерләргә кызыклы булырлык итеп эшләргә кирәк. Ә аларны гаҗәпләндерү шактый авыр, чөнки алар бу тема турында бездән күбрәк белә. Шуңа да калыплашкан фикерләрсез, хөкем итүләрсез, бары тик ачыктан-ачык сөйләшергә булдык.
--- |
Иң күп укылган
|