поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.01.2023 Җәмгыять

Әгерҗедә район җитәкчелеге алмашынды

Әгерҗене Ленар Нургаянов җитәкләячәк. Район советының чираттагы утырышында аны башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп сайладылар. Моңа кадәр район башлыгы булып эшләгән Азат Вәлиев исә үзе теләге белән эшеннән китте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Азат Вәлиев, узган елгы эшләре турында хисап тотканда, районда тулай территориаль продуктының 8,4 млрд сумга җиткәнен әйтте. Бер ел эчендә райондагы эре һәм урта предприятиеләрдәге уртача хезмәт хакы, 11 процентка артып, 39891 сумга җиткән. Районда «Әгерҗе» логистик сәнәгать паркы төзелә. Аңа 5,4 миллиард сум күләмендә инвестиция салырга ниятлиләр, 300ләп яңа эш урыны пәйда булыр дип көтелә. Районда туризм тармагын да үстермәкчеләр. Красный Бор авылында туристик кластер төзергә җыеналар.
 
Фәрит Мөхәммәтшин узган ел башкарылган эшләр өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шулай да Әгерҗе социаль-икътисадый үсеш рейтингында 41 нче урында гына тора. Дөрес, аннан алдагы елда район өч баскычка астарак булган. Дәүләт Советы Рәисе булган мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга кушты.
 
– Уртада гына таптанып тормагыз. Сезнең алдынгылар арасында булган заманнар да бар иде бит. Димәк, мөмкинлекләр бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әгерҗедә тырыш халык яши. Шушы өстенлектән файдаланып, республика җитәкчелеге ярдәме һәм Әгерҗе халкының тырышлыгы белән вазгыятьне уңай якка үзгәртеп булыр дип өметләнәм.
 
Утырышта Әгерҗе район башлыгы Азат Вәлиевнең отставкасын кабул иттеләр. Аның белән беррәттән Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Шәрипов та вазыйфасыннан китәргә теләк белдерде.
– Мин һәрчак район халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләдем. Күп кенә проблемалы мәсьәләләрне хәл итеп булды, эшлиселәре дә җитәрлек. Без агым уңаена гына бармадык, яңа проектлар уйлап таптык, Әгерҗе районының абруен күтәрү өчен тырыштык, – диде Азат Вәлиев.
 
Әгерҗегә алга таба Ленар Нургаянов җитәкчелек итәчәк. Район советының чираттагы утырышында аны башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп сайладылар. Ул – тумышы белән Әгерҗенең Тирсә авылыннан. Ун елдан артык районның авыл хуҗалыгы сәнәгате оешмаларында эшләгән. Аннары хезмәт юлын Алабуга районында дәвам иттергән. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән. «Сез Әгерҗе районы һәм аның халкы алдына куелган катлаулы бурычларны уңышлы гына башкарып чыгарсыз дип өметләнәм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкчегә.
 
Фото: elabuga-rt.ru

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»