|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2023 Хәвеф-хәтәр
Казан прокуратурасы вуз укытучысыннан студентлардан алган ришвәтне түләүне таләп иткән2017-2018 елларда Казандагы югары уку йорты укытучысы (бер үк вакытта кафедра мөдире) студентлардан арадашчы аша 220 мең сум акча алган. Әлеге акча зачет һәм имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен бирелгән булган. Укытучыга карата вак мошенниклык һәм вазифасыннан файдаланганы өчен җинаять эше кузгатылган. Әмма суд, эшнең каралу срогы чыгу сәбәпле, эш алып баруны туктаткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Казанның Идел буе районы прокуратурасы коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура укытучыга 220 мең сум күләмендә акча тапшырылуны дөрес булмаган килешү дип тану һәм бу акчаларны Россия Федерациясе файдасына түләтү турында дәгъва белән Казанның Вахитов районы судына мөрәҗәгать итте», – дип төгәлләштерде Галиев.
Дәгъва белдерү гаризасы хәзрге вакытта каралу стадиясендә.
--- |
Иң күп укылган
|