• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

04.03.2011 Язмыш

Өянкеләр аны сагына

Герой-шагыйрь Муса Җәлилне Оренбургта белмиләр, бөек әдип Һади Такташның Сыркыдысында нигезе юк, дип зарланабыз. Бактың исә үзебездә дә шул ук хәл икән бит! "Фазыл чишмәсе", "Таң атканда", "Юксыну", "Ишкәкче җыры", "Кайда да йөрәктә", тагын дис­тәләгән-дистәләгән җырлы шигырьләре белән халыкның күңеленә кереп калган шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган җире – Күлле-Киме авылындагы ташландык өен күрүчеләр тагын бер кат шәхес кадере турында уйланырга мәҗбүр була.

Юбилеедыр әле

 

Сибгат Хәкимнең авылдагы күршесе Асия Солтанова шагыйрьнең тормышын яхшы белә. "Әй, нинди җилләр ташлады сине монда, сеңлем, – дип каршы алды ул мине. – Радиодан Сибгат, Сибгат дип сөйлиләр, җырларын тапшыралар. Мин әйтәм, авылына кайтып карасыннар иде. Нигезе музей булачак, диделәр. Шуңа күрә туганнары шәп йортка чыгып утырды. "Челтерәп аккан чишмәгә суга дип төшкән идем шул", – дип язган шагыйрьнең өй каршысындагы "Сибгат коесы"н күрегез әнә".

 

Аркылы-торкылы иске такталар белән кадакланган әлеге тартмачыкны кое дип күз алдына да китермәгән идем. Өянкеләр, авылның чишмәләре, басулары турында яратып язган әдипне туган җире әнә шулай "кадерли" бүген. Җирле халыкның һәммәсеннән дә, Сибгат Хәким авылны үлеп ярата иде, дигән сүзләрне ишеттем. Плащын киеп, эшләпәсен кыңгыр салып арыш басуларын карарга чыгып китә торган булган Сибгат ага. Күлле-Кименең Гыйльметдин, Сәлим абыйлары белән гәп куертырга яраткан. Әдип әнә шулай, туган җиренә кайтып, илһам ала торган була.

 

"Юбилее якынлаша бит, шуңа кил­гәнсездер инде", – дип каршы алды мине ишектән керә-керешкә Рәисә Хәкимова. Әйе шул, без шәхесләрне юбилейларда гына кадерләргә күнеккән. Биш елга бер тапкыр каберенә чәчәк салып, бер төркем язучылар туган җирендә шигъри кичә уздырып килә дә шуның белән вәссәлам. Авыл халкы (хәтта туганнары да) шәхесләрне юбилейда гына искә алырга тиеш дип уйларга күнеккән.

 

Рәисә ханым – Сибгат аганың бертуган абыйсы Гариф килене икән. Төп нигезнең хуҗалары алар булып чыкты. "Миңа Сибгат абый әти кебек якын иде, – ди Рәисә. – Каената үлгәч, баш кода урынына мине сорарга ул килде һәм гомеренең соңгы көненә кадәр төп нигезенә кайтып йөрде. Яңа өйне торгызуда Сибгат Хәким үзе дә акчалата ярдәм итте. Ә төп нигезне музей итү дигән фикерләрне ишеткәләдек үзе. Тик кабат әйтүче булмады. Өстән шулай кушылгандыр инде дип уйладык. Музей бүген мәктәптә урын алган".

 

Музей кирәкме? Акча түләгез!

 

Күлле-Кимедәге урта мәктәп 1995 елдан бирле Сибгат Хәким исемен йөртә. Мәктәптә Сибгат Хәкимнең музее эшләп килә. Моны әдип үзе исән вакытта ук инде татар теле укытучысы Луиза Шәмсиева үз куллары белән төзегән. Ике меңнән артык экспонат туплаган. Әнә шулар арасында Сибгат абыйга язылган өч йөз хат та бар. Дөрес, Луиза ханым экспонатларны нигезенә ташып, музей оештыру турында хыялланган да булган әле. "Музей оештырасыгыз килсә, акча түләгез, диделәр. Шуннан соң инде экспонатларны кире мәктәпкә ташыдым", – ди Луиза апа.

 

Абыйларын кадерләп, музей төзибез дип җан атып йөргән җиде ят кешегә Сибгат абыйның туганнары әнә шулай дип җавап кайтара. Казанда аның улы – элекке президент киңәшчесе, Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов беләме бу хакта? Авыл халкы бер-бер арт­лы әнә шул сорауны бирергә ашыкты. Луиза апа Сибгат абыйның улы белән бу хакта да сөйләшкән инде. "Халыкка музей кирәк икән, тотсыннар, мин аны тота алмыйм, диде", – ди Луиза апа.

 

Ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Саимә Сабирова белән дә очрашырга туры килде. Сибгат Хәким белән бер төркем язучыларның Күлле-Кимегә кайтканын бүген дә хәтерли әле ул. "Бигрәк тә Гариф Ахуновның сөйләгәне истә калган, – ди ул. – Сибгат, син бәхетле кеше, чөнки синең туган авылыңда нигезең бар. Гариф ага шулкадәр әрнеп сөйләде бу чыгышын. Үзенең нигезе булмаганга шулай дигән икән. Шул гомердән бирле ничек тә Сибгат аганың нигезен саклап каласы иде дигән фикер хәтергә уелып калды. Саклыйсы иде бит бөтен кешеләргә дә үрнәк итеп".

 

Сибгат Хәкимнең нигезе белән бәйле вакыйгаларны инде күп еллар шушы авылда гомер иткән, элек партком секретаре булган, хәзер инде авыл җирлеге рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Хәкимуллиннан да яхшы белүче табылмас дип уйлаган идек, шулай булып чыкты да. Әлеге матавыклы хәлләрне бүгенгедәй хәтерли әле ул. "Без ул вакытта Арча районына керә идек. Сибгат абыйның музеен төзергә кирәк, дигән сүз чыгуга ук, колхоз төп нигездәге Хәкимовларга яңа өй торгызыр өчен төзелеш материаллары белән ярдәм итте, – ди Марат Солтанович. – Иске йортны бит музей итеп төзиселәре иде. Шул вакытта Гариф абыйның хатыны Нурикамал апа бездән 14 мең сум күләмендә акча сорады. Без, экспонатларны төяп, яңадан мәктәпкә менеп киттек. Хәзер инде музей итеп буласын анык кына әйтүе бик авыр. Чөнки йорт бик нык искергән һәм нигезләре череп беткән".

 

Ярар, шәп итеп музейны җиткереп куйдык та ди. Хикмәт бит музейда гына да түгел. Ә халыкның, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең, туган белән туган арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкынаюында. Бәлки авылы белән халык шундый диярсез. Бәлки. Заманында гөрләп торган Күлле-Кимедә бүген 163 хуҗалык исәпләнә. Менә шуларның 41ендә бөтенләй кеше тормый. Алай гына да түгел, алар инде җимерелеп бара. Шәһәргә китеп барган кала кешесенең авылдагы нигезендә бөтенләй гаме юк. Ә авыл җирлеге рәисе әйтүенчә, аларның рөхсәтеннән башка җиргә сеңеп беткән йортны үз белдегең белән сүтеп атып булмый.

 

Әлеге сөйләшүдән соң районнар, авыллар буйлап музей ачып йөргән Мөҗип Низамиевның телефон номерын җыя башладым. Әлеге хәлләрне аңлатып киткәч: "Авылның үлә баруы бу, сеңлем, – ди Мөҗип абый. – Колхоз, совхозлар беткәч, музейларга игътибар кимеде. Беренчедән, акча юк, икенчедән, кешедә кызыксыну калмады".

 

Әйе, бүген кешедә кызыксыну бөтенләй калмады. Аның бүген музейдан бигрәк башка кайгылары тулып ашкан. Әнә бит Күлле-Кимедә дә авылның шактые йөз чакрым ераклыкта урнашкан Казанга тикле барып эшли. Ярый әле мал-туар асрауның файдасы тия башлаган, күрше авыл кооперативы 14 сумнан халыктан сөт җыя башлаган. Шуңа күрә бүген халыкны тормышның җитеш булуы күбрәк борчый.

 

Элек шәхесләрне колхоз рәисләре барлаган, аларның исемнәрен мәңге­ләштерү өчен дәүләт акча бүлеп биргән. Бүгенге инвесторга Сибгат Хәким кирәк дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Аның бүген мул уңыш алып, сатасы, байыйсы бар. Юк-бар эшләр белән шөгыльләнергә вакыты юк.

 

Кемнеке син, Хәким?

 

Сибгат абыйның туган йорты турында сүз чыккач та: "Әнә улы карасын", – дип кенә җибәрәләр. Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовтан да шундыйрак җавап ишеттем. "Илдар Юзеевнең, Аяз Гыйләҗевнең йортларын, каберләрен уллары карый бит. Бүген Сибгат абыйның Аккош күлендәге йорты янында да кычытканнар үсеп утыра. Мирас, нигез мәсьәләсен уллар, кызлар кайгыртырга тиеш".

 

Илфак әфәнденең сүзләрендә хаклык бар, әлбәттә. Ә Рафаэль Сибгатович бу хакта ничек уйлый?

 

– Без анда этнографик музей төзергә хыялланган идек, – ди ул. – Әмма моның белән Мәдәният министрлыгы да, район хакимият башлыгы да кызыксынмады. Менә шулай калды. Ә музейның мәктәптә булуы әйбәт дип уйлыйм.

 

– Ә нигезне кем карар, киләчәктә аның язмышы ничек булыр соң?

 

– Мин бит пенсионер. Аны аякка бастырырлык акчам юк.

 

Соң алайса, Сибгат Хәким кемнеке? Әллә шигырьләрендә дан җырлаган өянкеләрнекеме? Халкына, туганнарына кирәк булмаган шәхеснең урыны кайда? Дәүләт кайгыртсын әнә, дисезме?

 

Дәүләтнең дә, һәрвакыттагыча, акчасы юк. Әтнә муниципаль район Советы рәисе урынбасары Ләйлә Гәрәпова әйтүенчә, район музеен аякка бастырасы бар икән әле. Менә шуны сипләп бетергәч, Сибгат Хәким турында кайгырта башлаячакбыз, дип ышандырды. Бик тә ышанасы килә, чөнки бердәнбер өметләнерлек җавап иде бит ул.

 

P.S. Әдипнең мәктәп түрендә язылган:

 

"Туган җиргә рәхмәт, мәңге рәхмәт,

 

Ләззәт алдым күпме чишмәдән!" – дигән шигъри юллары кабат уйланырга мәҗбүр итте.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 39-40 | 04.03.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (73964) / 08.03.2011 23:30:20

Язучылар берлеге бюдңет оешмасымыни ул? Мин тагы берәр җәмәгать оешмасыдыр дисәм...

№6 (73535) / 04.03.2011 20:16:04

шундый честный булсаң да ярамый бу татарга. Казна малын урласаң да,урламыйча эшләсәң дә сүгә бу татар.

Значет Рафаил Хакимов бу яктан ихтирамга лаек кеше!

Татар тарихын өйрәнеп,әтисе нигезен торгызырга вакыты калмаган. Ник гаеплисез?
Әнә башкаларның муәейларын оештыралар бит. Татар халкының күренекле шагыйре бит югисә. Кая китә икән язучылар берлегенең акчалары? Вапрус однако.

№5 (73520) / 04.03.2011 19:30:14

Әйе инде,шундый мөмкинлекләре булган малайлары исән көенчә!үзе акчасын чыгарасы килмәсә,ул бит башкаларныкын чыгартыр мөмкинлеккә ия! Бер телефонный звонок!!
кешеләр! Сез бигрәк инде..
Баласыз кеше яки балалардан калганнар ни эшләргә тиеш?

№4 (73517) / 04.03.2011 19:24:29

Ә улы, Рафаил Хәкимов зур кеше булып йөргәндә әтисенең йортын карамаганмы? Бор. Матюшинода яхшы һавада яшәп ятканда? Әтисенең йортын гына рәткә китерерлек акча юкмы?
ярый ла, Такташ...баласы да калмаган, калса да түрә булмагандыр.
хотя..киткән кешенең кадере юк бит ул бездә. бер Тукайга эләгә бугай бөтен бәхет, башкаларны искә-санга алучы да юк.

№3 (73512) / 04.03.2011 19:18:26

Я,хода! Безнең Кама Тамагы җитәкчеләре алтын икән бит! Район музее да менә дигән,Туфан Миңнуллинның юбилеена бик матур сап-сары бүрәнәләрдән авыл ихатасы төзеп куйдылар,музей ачу өчен үлгәнен генә көтәләр.

№2 (73494) / 04.03.2011 16:27:21

Һәрвакыттагыча СӘЙЛӘН!!!!!Молодис!!!!!

№1 (73493) / 04.03.2011 16:04:05

Искә алу.

Заллар тулы.
Купшы нотык сөйләп уза
Даһиларны искә алу
кичәсе.
Күпмесенең
Өе, хәтта кабере юк,
Ташландык чүп өемедәй
ничәсе.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar