|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2023 Хәвеф-хәтәр
7 яшьлек бала машина астында калганУфада Дим районында балигъ булмаган баланы бәрдергәннәр. Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 52 яшьлек хатын-кыз "Mazda CX-5" автомобиле руле артында Магистральная урамыннан барганда юлга 7 яшьлек бала йөгереп чыккан. Ул юлны тиешле булмаган урыннан кисеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәтләрендә башы һәм аяк-куллары җәрәхәтләнгән беренче сыйныф укучысы дәваханәгә озатылган. Йөртүче сүзләренчә, бала кар өеме артыннан юлга кинәт йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, йөртүче тормозга басарга өлгермичә, баланы бәрдергән.
Әлеге вакытта авария факты буенча административ тикшерү башланган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
--- |
Иң күп укылган
|