|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2023 Авыл
Татарстан авылында шакал йөри?Кайбыч районының Борындык авылы халкын куркыткан ерткыч җәнлек шакал булырга тиеш. Кичә Борындык авылыннан видео җибәрделәр. Кар чаңгысы белән барганда юлларына бер җәнлек чыккан. Әлеге видеоны Татарстанның Биологик ресурслар комитеты белгечләренә юллап, аларның фикерен ишетәсе килде.
“Борындык халкы төшергән видеода безнең республикада бик сирәк очрый торган шакал. Алар яши торган җирнең төньяк чикләре безнең республикага кадәр килеп җитми, әмма алар көньяк төбәкләрдән килеп керергә мөмкин” дип хәбәр иттеләр безгә комитеттан.
Фото: скриншот
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|