|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2023 Җәмгыять
Мәскәүдә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре күрсәтеләчәк21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителәчәк. Бер экспонат күргәзмәсе Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале кысаларында узачак. Әлеге фестиваль Татарстан хөкүмәте катнашында Россиянең сәнгатькә ярдәм фонды «Арт-линия» тарафыннан үткәрелә. Фондның иҗат коллективын Җәлилнең оныгы, пианист һәм педагог Татьяна Малышева җитәкли. Фестивальдә катнашучылар – Россиядән һәм чит илләрдән 7-18 яшьлек музыкантлар һәм укучылар. Моабит дәфтәрләре – дөньякүләм танылган Җәлил шигырьләре циклы, ватанпәрвәрлек һәм батырлык символы. Герой шагыйрь аларны 1942-1944 елларда Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язган. Кулдан ясаган кечкенә дәфтәрләр төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән һәм чиста шрифт белән тутырылган. Беренче дәфтәрдә гарәп графикасы белән 60 шигырь, икенчесендә – 50 латин язуы белән; 19 шигырь кабатлана. Циклда барлыгы татар телендә 91 шигырь һәм 3 фрагмент.
--- |
Иң күп укылган
|