|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2023 Хәвеф-хәтәр
Төнлә Азнакайда 20 меңгә якын кеше җылысыз калган (ВИДЕО)Кичә кич Азнакайда үзәк котельнаяның (пар казаннары бинасы) котеллары коллекторында авария булган. Шул сәбәпле, 186 күпфатирлы торак йорт, аларда 19 меңнән артык кеше (шул исәптән 5 меңнән артык бала) яши, шулай ук 8 мәктәп, 16 балалар бакчасы, хастаханә һәм шифаханә җылылыксыз калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 400 мм диаметрлы коллекторның торбаүткәргече өзелгән. Җылыүткәргеч системасы температурасы төшкән килеш бер насос ярдәмендә эшләвен дәвам итә, дип яза Татар-информ.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләр тәмамланган, аларда балалар юк. Шифаханәдә дә кешеләр юк, ул көндезге режимда эшли. Хастаханәдә биш кеше реанимациядә, медицина учреждениесе электр җылыткычлары белән җылытыла.
Авария урынында төзәтү эшләре бара. Бригада коллекторның металл торбасының бер өлешен кисеп алган, хәзерге вакытта эретеп ябыштыру эшләре бара. Җылылык белән тәэмин итүне торгызуның якынча вакыты – бүген төн уртасы, дип хәбәр ителә.
--- |
Иң күп укылган
|