|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2023 Язмыш
"Әти үлгәч, әни һәрвакыт үзенә ир эзләде""Сүзем әнием турында барачак. Ул ирләрсез яши алмады. Әтием үлгәч, ул һәрвакыт үзенә ир-егет эзләде, аларны өйгә алып килеп, минем белән таныштырды. Бу вакытта миңа 10 яшь иде. Алар белән бергә дә яшәдек без. Бергә эчтеләр, ә мин бүлмәдә бикләнеп, чүп үләне кебек үстем. Әнинең миннән ерагаюыннан күңелем рәнҗи иде. Бервакыт мин нәрсәгәдер аның сүзен тыңламый калдым һәм ул беренче тапкыр яңагыма сукты. Бу борылыш мизгеле иде, шунда мин үскәч, аннан китәчәкмен һәм бервакыт та әниемне искә төшермәячәкмен дип, үз-үземә сүз бирдем.
Бу хәлләр әле миңа 18 яшь тулгач та дәвам итте. Ул вакытка инде ул үз яшеннән өлкәнрәк булып күренә иде, ә аның ирләре картрак, куркынычрак һәм җирәнгечрәк иде. Аңа инде барыбер кебек тоела иде. Миңа да теләсә нәрсә әйтә иде.
Мин чыннан да өйдән киттем, үз өстемдә күп эшләдем. Әмма күңел яраларын төзәтү авыр иде. Миндә ир-атларга карата нәфрәт бар иде, алар бит минем әнине алдылар. Эш таптым, фатирга түләп яшим. Очрашып йөргән егетем дә бар. Әмма проблема шунда, ул миңа өйләнәшергә тәкъдим итә, үз өенә яшәргә чакыра. Ә мин куркам. Әнинең ир-атлар белән эчүен, күрше бүлмәдән төрле тавышлар чыкканын, исерек баштан сугышуларны искә төшерәм һәм нәрсәдәндер куркам. Ә әни... Ул мине онытты, моңардан тагын да ныграк кыен", - дип язган бер кыз социаль челтәрләрдә.
Фото: Фрипик.ру
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|