|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2023 Фаҗига
Татарстан юлында ике машина бәрелешеп, бер кеше үлгәнКичә кич Р-241 трассасының 14нче километрында, Татарстанның Югары Ослан районында, Октябрьский бистәсе янында, Nissan һәм «КАМАЗ» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта Татар-информ яза. Шаһитлар әйтүенчә, җиңел автомобильгә – Ульяновск, йөк машинасына Түбән Новгород номерлары куелган булган.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильгә җитди зыян килгән, аның йөртүчесе салонда кысылып калган. Аны салоннан чыгарып, якындагы хастаханәгә озатканнар.
Республика Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, җиңел автомобильнең 61 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Соңрак ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.
ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
--- |
Иң күп укылган
|