|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2023 Мәдәният
Кариев театры нәни тамашачылар өчен татар әлифбасы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт әзерләде (ФОТО)«Әлифба: Хәрефләр дөньясында» интерактив спектакле беренче нәни тамашачыларга тәкъдим ителде. Балалар театрның Кече залында тезеп куелган мендәрләргә һәм йомшак пуфикларга уңайлы итеп утырдылар да, артистлар белән бергәләп, каядыр югалган хәрефләрне эзли башлады. Баксаң, алар балалар татарча көннән-көн азрак сөйләшкәнгә үпкәләп качып киткәннәр икән... Шуларны табып алып, кире үз урыннарына – Әлифбага кайтардылар! Бу спектакльдә нәни тамашачылар белән әти-әниләр үзләре дә катнаша ала. Иң күңеллесе – сабыйларның артистлар янына тезелешеп басып, аларга хәрефләрне табарга булышуы! Ә олылар: «Үзебез бала чакка кайткандай булдык, рәхәтләнеп карадык!» – дип бәяләде. Димәк, Кариев театрында гаилә белән карау өчен тагын бер җылы, якты спектакль туды. Спектакль күчмә форматта балалар бакчаларына алып бару өчен каралган. 22 нче февраль 13:00 сәгатьтә Кариев театрының Кече залында «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» (2+) премьерасына көтелә. Урыннар саны чикле, әлифба дөньясына (һәм, әлбәттә, балачакка!) сәяхәткә билет алырга ашыгыгыз! Спектакль Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты ярдәме белән чыгарылды.
--- |
Иң күп укылган
|