|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2023 Авыл
Гөлфия Мәгъсүмова мич чыгарып, машина алганАрча районының Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова 27 яшеннән бирле машина йөртә. — Курчак белән уйнамадым. Гел техникага кызыктым. Ул чакта авылда бердәнбер машина Гайсә абыйда иде. Балалар бакчасына барганда-кайтканда, их, шундый машинабыз булса, әнине “уфалла” арбасы белән печәнгә йөртмәс идем, дип теләдем, — дип искә ала Гөлфия апа.
Әбисе аңа: “Аллаһтан кирәк әйбереңне үтенеп сорасаң, бирә”, — дип өйрәткән. Шуңа да Гөлфия апа, машинам булсын иде, дип гел теләгән. Хыялы чынга аша. 27 яшендә беренче “копейка” автомобилен ала.
— Ул заманда машина йөртүче хатын-кызлар районда да бармак белән генә санарлык иде. Автомобиль гел ватыла. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Ул чакта сервислар юк бит. Тора-бара үзем дә запас частьларны алыштырырга, машина ремонтларга өйрәндем, — ди Гөлфия апа. Мич чыгаручыларга кытлык булган чакта, кул белән башкарыла торган эш бит дип тәвәккәлләп, бу һөнәрне дә үзләштерә. Кешеләргә мич чыгара башлый.
— Мич чыгарып, икенче машинамны алдым. Яшел төстәге алтынчы модель “Жигули” 13 400 сум тора иде, — ди Гөлфия апа...
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|