|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2011 Җәмгыять
Безне туп итеп, футбол уйныйлар
Көндәлек тормышта кабатлана торган бер хәлне сурәтлисем килә. Ул һәркемгә таныштыр.
– Алло, исәнмесез, Сәкинә Вәлиевнамы?
– Әйе, тыңлыйм.
– Гафу итегез, миңа фәлән белешмә кирәк иде.
– Аны ясауны без хәл итмибез, менә бу номер буенча Гөлсинә Әсхәтовнага шалтыратыгыз…
– Алло, исәнмесез, Гөлсинә Әсхәтовна, миңа фәлән белешмәне эшләп бирә алмассызмы икән?
– Юк, юк, аның өчен мин җаваплы түгел, сезгә ялгыш номер биргәннәр. Менә шушы номер буенча Рәшидә Әбраровнага шалтыратып карагыз…
– Алло, исәнмесез, Рәшидә Әбраровнаны мөмкинме?
– Сез кабул итү бүлегенә эләктегез. Әлегә аның белән тоташтыра алмыйбыз, ул җыелышта, ярты сәгатьтән кабат шалтыратырсыз…
Бер сәгать вакыт узгач.
– Алло, Рәшидә Әбраровна бушадымы әле?
– Әйе, хәзер тоташтырам.
– Исәнмесез, Рәшидә Әбраровна, миңа фәлән белешмә кирәк иде, сезгә мөрәҗәгать итәргә куштылар.
– Кем кушты? Мин белешмә бирү белән шөгыльләнмим. Сезгә Сәкинә Вәлиевнага шалтыратырга кирәк. Сау булыгыз, мине бүтән борчымагыз…
– Алло, Сәкинә Вәлиевна, миңа фәлән белешмә кирәк иде. Рәшидә Әбраровна сездән сорарга кушты.
– Нишләргә инде сезнең белән?! Ярый, икенче атнага килеп алырсыз, әзерләп куярмын инде алай булгач.
Оста итеп оештырылган бу система белән очрашмаган кеше бармы икән безнең илдә. Сүз белешмә алырга исәпләү турында гына бармый, бушлай даруларны белешеп даруханәгә, ватылган әйбереңне гарантия буенча төзәтүләрен сорап сервис үзәкләргә, берәр үтенеч белән идарә органнарына шалтыратсагыз да, сезне шулай бер кешедән икенчесенә «типкәләү» көтә. Әйтерсең лә син кабартылган туп, ә алар синең белән футбол уйныйлар. Гомумән алганда, берәр кәгазь яки сиңа бушка тиешле әйберне таләп итеп һәр шалтырату очрагы шундый футбол уенына әверелә.
Мин китергән мисал иң гадиләренең берсе генә әле. Күп очракта, шул рәвешле җаваплылыкны бер-берсе өстенә күчереп утыралар да, ахыр чиктә, шайтанга да олактырырга мөмкиннәр. Ә кайчакта сиңа кирәкле номер җавап бирми, тиешле кешесе урынында булмый һәм кечкенә генә сорауны хәл итү атналар, айлар буена сузыла. Нәтиҗәдә, кирәкле әйбереңнең очына чыга алмыйча, туеп, үзең туктавың, эшеңә кул селтәвең дә ихтимал. Югыйсә беренче шалтыраткан номерны да күктән алмыйсың бит, ул нәкъ менә «белешмәләр өчен», «җәмәгатьчелек белән эш» дип күрсәтелгән номер була. Тик шул номерлы телефонның икенче очындагылар, башларын тилегә салып, ни өчендер «минем вәкаләткә керми», «мин җаваплы түгел», дип кенә тәкрарлый. Алар һәр кешегә бер сүзне кабатлап утырып, телләрен ардырмас өчен, шаблон җөмләләрен диктофонга яздырып, аннары телефон шалтыраган саен шуны гына кушып торасы калды инде.
Шәхсән үзем шундый «типкәләүләргә» телефондагы йөзләгән сум акчаны бетергәч, тәмам туйгач, бу мәсьәләне чишүнең ышанычлы бер ысулын таптым. Һәм шактый файдасын күрдем, бәлки укучыларга да ярдәме тияр. Телефон төбендә утыручы ханымнарның бер-берсенә салына башлаганын сизәсез икән, алар белән үзегезне эрерәк тотарга тырышыгыз. «Мин министрлыкка шалтыратып белештем, алар нәкъ менә сезнең номерны бирделәр», «Директорыгыз сезгә мөрәҗәгать итәргә кушты» кебек җөмләләр дә эшне хәл итәргә булыша ала. Тагын бер алым: үзегезне министрлык яки берәр югары идарә әгъзасы дип таныштырыгыз – алар бит барып тикшереп тормаячак. Аның каравы, йомышыгыз вакыты белән үк үтәлергә мөмкин.
Мин тәкъдим иткән алымнар бик үк намуслы түгел, әлбәттә, ләкин проблеманы башкача чишү юллары булмагач, нишләп әле бераз хәйләләшмәскә? Алай эшләмәгәндә, «футболчы»-ханымнар бер-берсенә пас биргәндәй, буш тупны, ягъни безне, гел типкәләп йөртәчәк. Ә футбол матчы шактый озак бара.
Айнур ГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|