|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2023 Криминал
Татарстан Прокуратурасы полиция хезмәткәренең машиналарын, йортын тартып алуны таләп итәТатарстан прокуратурасы, коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә, полициядә эшләүче бер хезмәткәрнең 2020-2022 елларда Казанда торак йорт, шулай ук биш автомобиль сатып алуын ачыклаган. Аларның бәясе 25 миллион сумнан артып китә. Полиция хезмәткәре, милекне декларацияләүдән качу өчен, машиналарын рәсми рәвештә эшләмәгән студент улы исеменә яздырган. Шул ук вакытта ир-ат кыйммәтле машиналар һәм йортнының нинди керемнәргә сатып алуын раслый алмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Шуңа бәйле рәвештә прокуратура, расланмаган керемнәргә сатып алынган милекне тартып алу һәм 3 чит ил автомобиле бәясе эквивалентында акча түләтү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|