|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2023 Криминал
Әнисеннән ничек акча таптырырга белмәгәч...Кениянең Авендо шәһәрендә полиция үзен “урлавын” оештырган ирне кулга алган. Ул, әнисеннән акча көтеп ала алмагач, өенә кайткан. 5 гыйнварда 22 яшьлек егет, әнисенә тыныч йокы теләп, өйдән чыккан. Һәм аңа һөҗүм иткәндәгедәй кычкырган. Хафага төшкән ана урамга йөгереп чыгуга егет инде юк булган. Канга баткан курткасы гына ятып калган.
Соңрак, карак булып шалтыратып, ул үз әнисеннән (!) 20 мең Кения шиллинглары (10,8 мең сум) таптырган. Полиция башлыгы Авендо Матиас Помбо сөйләвенчә, икенче көнне ана кеше улы югалуы турында гариза язган.
Тәүге төнне егет кукуруз плантациясендә үткәргән, соңыннан төзелеп бетмәгән бинада ике көн кунган. Тагын бер тәүлек ул дустында качып яткан. Шуннан соң гына ул әнисе акча җыя алмаячагын аңлаган һәм өйгә кайтырга уйлаган.
Егет бу хәл турында полициягә түкми-чәчми сөйләп бирә, әлеге адымга дустым котыртты, ди. Әнисеннән алган “выкуп” акчасын ул, имеш тә, мәктәптә укуга тотынырга ниятләгән. Курткасын сыер канына буяган. Егетнең әнисе исә улының уку өчен бурычлары булмавын һәм аның бу гамәлен намуссыз дип атаган.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|