поиск новостей
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
17.01.2023 Ир белән хатын

"Бала тап. Булышырмын. Тик хатыныма гына ишеттермә"

Вакыт үтсә дә, яшьлектәге хисләр истән чыкмыйча, сүнмичә, үзең белән гел янәшәдә ияреп йөри икән. Хәтер әллә кайчангы вакыйгаларны айкап чыгара...

Үзен дөньяның кендеге дип санап йөрүчеләрнең дә ахыры бер – үлем. Ул барысын да алып китә. Хаклыкны да, яманлыкны да җир йөзендә яшәп калучыларга ачып күрсәтә, Аллаһы каршына барып баскач та хөкем ителәсе бар бит. Менә шундый хәлләрнең берсе исемә төште бит әле.
Рамилә белән Камил бер авылда туып, бер мәктәптә укып, үсмер егет белән кыз булып җитешәләр һәм кинәт кенә бер-берсенә башка күз белән карый башлыйлар. Мә¬хәббәт куып җитә аларны. 
 
Салкын кышларда да, яң¬гырлы көзләрдә дә гел бергә булырга ашкыналар. Мәхәб¬бәт дигән нәрсә ти¬ле бит ул. Йә егетеңне кө¬теп аласың, йә куасың, ә төнге күктә йолдыз атылган¬ны күрсәң - бәхетле кавышуга юрыйсың. Сагынышып көтүләр, шатлыклы кү¬решүләр, киләчәк, кавышуны өмет итеп бирелгән вәгъ¬дәләр... Кайда алар хәзер? Бер ялгыш адым киләчәкнең якты өметләрен челпәрәмә китерә...
 
Бер көнне Камил Рамилә¬се янына бераз салып килә. Көлә-шаяра, үбәргә-кочарга үрелә. Ул заманнарда үбү түгел, кулыннан тоту да гө¬наһ булып санала, кызлар әле бик тыйнак була. Рамилә бу хәлдән аптырый, куркуыннан егетнең яңагына сугып җибәрә дә бар көченә өенә йөгерә. Капка артында басып, тынын кысып, килеп гафу үтенүен көтә, тик Камил бу кичне килми. Икенче көнне генә килеп, гафу үтенә башлый, кулыңнан да тотмам, чәчеңнән дә сыйпамам, әйдә өйләнешик тизрәк, дип ялвара. Әллә үзен күрсәтергә теләпме, әллә горурлыгыннанмы, кыз егетне кире кага. Камил дә, алыштырганнар диярсең, борыла да китеп бара. Рамиләгә дус кызлары Камилнең  шабашкага китүе турында сөйлиләр, бераздан аның башка кыз белән очрашуы турында сүз ишетелә. Алар ялланып өй сала торган хәлле генә кешенең кызы була ул. Озак та үтми, Камил өйләнгән икән, дигән хәбәр тарала...
 
Егет шул авылда кала, эшкә урнаша. Ә Рамилә - үз авылында, сатучы булып эшли. Башка егетләр аңа күз салып йөрсәләр дә, кү¬ңеле берсенә дә ятмый. Ә бер көнне, көтмәгәндә-уй¬ла¬маганда, кибеткә Камил килеп керә. Очрашу аларның күңелләрендә давыл куптара – ике йөрәк еш-еш тибә, күз карашы берсенеке аска, икенчесенеке кызның йөзеннән өмет чаткысы эзли. Беренче мәхәббәт шундый ул, күңел төпкелендә онытылып ята-ята да бер күз карашыннан кабат кабынып китә.
 
Камил Рамиләгә хатынын аеруы турында әйтә: “Бала булмады, сине оныта алмадым”, - дип күзләрен дымландырып, үзен жәлләтеп, сөйләр сүзләрем күп, кичен очрашыйк әле дип, саубуллашмый гына чыгып китә. Шулай итеп алар кабат очраша башлыйлар. Камил эшеннән ял алдым дип, берничә көн тора да яңадан кайтуын ышандырып, китеп бара. Ай ярым вакыт уза. Шул арада берничә тапкыр телефоннан шалтыратып хисләрен бүлешәләр. Элек үптермәгән дә Рамилә хәзер инде авырга узган икән. Бу шатлыклы хәбәрне Камилгә җиткерү өчен телефоннан шалтырата. Камил шул ук кичне кайтып төшә.
 
- Рамилә, минем ике яшьлек улым, яраткан хатыным бар бит, - дип, инде икенче “җыр” башлый.. Син тормышка чыкмыйча торганга, мин сине сынадым. Егете дә юк бит моның дип, кызгандым, яратуыңның чынлап та көчле икәнен аңладым. Тик теге кичне син мине бик нык кимсеткән идең. Шулкадәр ялынып та, гафу итмәдең мине. Мин дә кеше бит. 
 
Ә баланы тап, мин каршы түгел. Булышырмын. Тик хатыныма гына ишеттермә. Ул бик тә көнче. Башкача кү¬решмәбез, хуш, матурым, -  дип чыгып китә. 
 
Рамиләнең мендәр кочак¬лап елаган йокысыз төннәре күп була. Ул кеше сүзеннән куркып, кияүгә чыктым дип, шәһәргә китә, тупырдап торган, Камилгә охшаган малай таба. Камил дә аны эзләми, Рамилә дә белгертми. Шулай еллар артыннан еллар уза. Рамилә артыннан йөрүчеләр булса да, сүнгән хисләрне кабызып җибәрә алырлык¬лары табылмый. Бөтен мәхәббәтен улына багышлый Рамилә. Улын башыннан сыйпап сөй¬гәндә дә бер үк сүзләрне кабатлый: «Улым, зинһар, гафу ит мине. Әтиең үлде дип сине гомер буе алдап яшәрмен. Ә ул исән, син барлыкны бел¬мичә яши». 
 
Җәмил үсеп җитә, укып чыга, инженер булып эшкә урнаша. Тормыш җайланды дигәндә генә  язмыш Рами¬ләгә тагын бик зур сынау бирә. Улы юл һәлакәтенә элә¬геп имгәнә. Берничә ай дә¬валанганнан соң Җәмил аягына баса, култык таяклары белән йөри башлый. Алты айдан соң гына терелеп, эшенә чыга. Әнисенең йокысыз төн¬нәре, сабыр-түземлеге егет¬кә көч бирә. 
 
Җәмил - бик тыйнак, акыллы егет. Нәфисә исемле кыз белән таныша һәм гашыйк була. Төнлә дә аның тавышын ишетер өчен әллә ничә тапкыр шалтырата. Бераздан егет сөйгәнен әнисе белән та¬ныштырырга карар кыла. Очрашу көнен билгелиләр. Нәфисә ятим, әбисе белән үскән, бик кыенсына икән. Кабул итмәсләр, кире кагарлар, дип кайгыра. Җәмилен югалтудан курка. Рамилә кызны бер күрүдә ошата. Үзенең башыннан узган үке¬нечле язмышын үрнәк итеп сөйли. Улы да белмәгән серләрне аңа ышанып тапшыра. Гөрләтеп туй ясыйлар һәм яшьләр ялга китә. 
Беркөнне, Рамилә ише¬геннән чыгып барганда, каршысына култык таягына таянган Камил килеп баса. Танымаслык булып үзгәргән, картайган. Рамилә каршына ятып, елый-елый тормышын сөйли. Гарипләнгәч, хатыны куып чыгарган, балаларына да сыймаган, авылга карт әнисе янына кайтып егылган икән. 
 
- Икәү йөргән сукмаклар буйлап йөрим, хисләремне төнге ялгыз айга сөйлим. Си¬не гел янәшәмдә күрергә теләп, хыялланам. Бергә булыйк, дип әйтергә телем бармый. Тик, зинһар өчен, гафу итә күр мине, Рамилә! Мин синең алда чиксез гаепле, - дип сөйли ир.
 
Рамилә дә йомшарып ки¬тә. Улы хакында сөйли:
- Син аңа күренеп йөрмә инде. Мин аңа әтиең үлде дип әйттем. Барысы да әйбәт. Ул өйләнде, хатыны белән ялга киттеләр әле менә. Хәзер мин ялгыз түгел, улым да, кызым да бар. Мин бик бәхетле ана. Сине дә гафу итәм. Тик үткәннәргә кире кайтасым килми. Оныт безне, - дип әйтә дә борылып китә.
 
Бераздан Камил үз-үзенә кул салган, дигән хә¬бәр ише¬телә. Рамилә, бел¬мә¬гән¬дәй, авылына кайтып төшә һәм Камилне соңгы юлга озатырга өлгерә. Зират коймасы артында басып торган хатын, кеше ишетмәслек итеп: “Хуш, мәхәббәтем, улым өчен рәхмәт сиңа”, - дип пышылдый...
Фото: пиксабай
 

 


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 17.01.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы