|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2023 Икътисад
Ана капиталы акчасын автомобиль сатып алу өчен файдаланырга?Күп балалы гаиләләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре - дәүләт бурычы булып тора. Ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә куллану - күп балалы гаиләгә зыян гына, ана капиталын автомобиль сатып алу өчен файдалану мөмкинлеген бирү яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина белдергән.
Бүген иртән «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова ана капиталын коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә файдалану инициативасы белән чыккан. Мөрәҗәгать хөкүмәткә җибәрелгән, дип яза Татар-информ.
Министрлар Кабинетыннан газетага хәбәр итүләренчә, мөрәҗәгать «билгеләнгән тәртиптә кабул ителгән һәм каралачак».
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|