|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2011 Мәдәният
"Татарстан - Яңа Гасыр"да - спектакль премьерасы“Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе яңа спектакльләр күрсәтүне дәвам итә. 12нче март көнне 13 сәгать 30 минутта Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча куелган, ике бүлектән торган “Бүре каны” спектакленең телевизион премьерасын карарга чакырабыз. Спектакльдә Түбән Кама татар дәүләт драма театры актерлары: Гөлназ Фәхразиева, Альберт Ибраһимов, Физалия Гыйниятуллина, Рәис Галиев, Фарил Вәлиев, Рафил Зәйнуллин, Юрий Павлов, Альбина Төхвәтуллина, Дилә Карпова, Роза Аникина, Люзия Чупашева, Гөлназ Фатыйхова, Гүзәл Шәмәрдәнова, Марсель Шакиров уйный. Инсценировка авторы - Зәбир Гыймаев. Сәхнә әсәренең режиссеры – Рөстәм Галиев. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, биредә Аю Кәрим гаиләсендә малай туа. Ул малаеның бу җәмгыятьтә көчле, бүре кебек булып үсүен тели. Шушы теләк Аю Кәримне малаена бүре каны эчерергә мәҗбүр итә. Ләкин бүре каны эчерсә дә, сабыйның тамырларында Аю Кәрим каны ага...
Нәбирә Гыйматдинова иҗатына битараф булмаучыларны һәм сәхнә әсәрләрен яратучыларны телеэкраннар каршында көтеп калабыз!
|
Иң күп укылган
|