поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2023 Милләт

Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә Татар морзалары белән очрашу узды (ФОТО)

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы активы белән очрашу оештырылды. Очрашуда Татарстаннан килгән бер төркем татар журналисты катнашты, чараны даими вәкил Ренат Вәлиуллин алып барды.

«Сәлим Хәсәнов – Петербургтагы милли хәрәкәтнең башында торган кешеләрнең берсе. Ул татар милли-мәдәни автономиянең рәисе дә булган иде. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Татар морзалары оешмасын җитәкли. Оешманың филиаллары Казанда, Уфада, Мәскәүдә бар. Әмма иң актив эш Санкт-Петербургта алып барыла, чөнки Романовлар йорты белән элемтәне Сәлим Хәсәнов алып бара», - дип таныштырды ул.

Ренат Вәлиуллин эшмәкәр, иң актив татар оешмаларының җитәкчесе Рәшит Мәһдиев турында да сөйләде. «Дини бәйрәмнәр вакытында ул хәтта унар сыер суйдыра һәм монда яшәгән татарларга - ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга тарата. Елына ике-өч тапкыр шундый эш башкаралар», - диде ул.

«Без мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнәбез. Безнең төп бурыч – татарларның мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләрен саклау. Әйтик, Санкт-Петербургта борынгы мөселман зираты бар, ул әсир кешеләр өчен 1842 елда төзелгән булган. Ел саен без анда өмәләр уздырабыз. Зират борынгы булганга күрә, анда кайбер каберләр каралмаган, ташландык хәлдә. Тәртипкә китердек. Иң элек, зиратны картайган, иске агачлардан арындырдык, зиратта кирәк-ярак әйберләрен кую өчен мәйданчык төзеп куйдык», - диде Рәшит Мәһдиев.

Ул Татар морзалары оешмасы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән уртак чаралар оештыруларын искәртте. «Мария театрында озак еллар җырлаган опера җырчысы София Ялышеваның юбилей концертын үткәргән идек. Шулай ук, Сабантуйларны да оештырырга ярдәм итәбез», - ди ул.

«Үз нәселеңне саклап калу бик кирәкле эш. Мәсәлән, минем нәселем 300 ел Санкт-Петербургта яши. Әби-бабаларым Петр I белән Санкт-Петербургка килгән. Безгә үзебезнең гореф-гадәтләрне сакларга ирек биргәннәр. Хатыным – татар, улым да татар кызына өйләнде. Татар гаиләләре кордык. Дөрес, тел мәсьәләсе бар. Татар телен мәктәпкә кертеп булмады әле. Курслар үткәрелеп тора», - диде эшмәкәр.

Татар морзалары аларга мөрәҗәгать иткән барлык кешегә дә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышуларын әйтте. «Безнең төп бурычыбыз – кешеләрне берләштерү. Татарстан – Россия төбәкләрендә яшәүче халыкларны берләштерә торган республика. Татарстан барлык төбәкләргә үрнәк булып тора», - диде морзалар исеменнән Сәлим Хәсәнов.

Чара барышында Ренат Вәлиуллин вәкиллек тарихына да тукталды. «1996 елның 25 маенда Санкт-Петербургта даими вәкиллекне оештыру турында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның указы булды. Безгә инде 27 ел. Мин биредә сигез ел эшлим. Бу - Мәскәүдән соң ачылган икенче вәкиллек. Без әле Төньяк-көнбатыш федераль округына кергән барлык өлкәләр белән дә хезмәттәшлек итәбез», - диде ул.

«Даими вәкиллек дигән институт – ул әле икътисади, мәдәни, туристик мөнәсәбәтләр генә түгел, татар тормышы белән дә тыгыз бәйле», - диде Ренат Вәлиуллин.

Чара ахырында Сәлим Хәсәнов Татар морзалары оешмасы әгъзаларына Изге Станислав Император һәм Патша орденын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА.


---
Piter.tatar
№ --- | 16.01.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»