|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2023 Язмыш
"Ярдәм сорап, бер ишекне шакыганым юк"Ләлә Галләмова Югары Ослан районының Берек авылында яши. Тормыш иптәше белән җиде бала үстергәннәр. Шушы авылда туган, эшләгән. Тик җирле җитәкчеләр аны бар дип тә белми. “Әниләр көне узды. Кош теле кадәр котлау открыткасы да күргәнем юк”, — дип үпкәсен белдерде ул. — Өегез зур түгел икән, җиде балагыз да монда үстеме? — дим Ләлә апага.
— Монда үсте. Зурын салырга рәт булмады. Ирем белән икебез дә колхозда хезмәт куйдык. Эшләгән акчага балаларны ашаттык, өс-башларын карадык.
— Дәүләт күп балалы гаиләләргә торак салырга ярдәм итә. Ничә еллардан бирле махсус программа да эшли. Ни өчен ул программага кермәдегез?
— Кертмәделәр. 2000 елларда Югары Ослан хакимиятеннән килгәннәр иде, йортыбызны күрделәр. Өй салу өчен акча булачак дип ышандырдылар. Бөтен документларны җыеп бирдем. Тик шуның белән бетте. Соңрак: “Йортыгыз яшәрлек, сездән күпкә начаррак шартларда торучылар бар”, — дип җавап бирделәр. Шуннан бирле бер ишекне шакыганым юк. Исәнлек булсын. Беркайчан соранып йөрмәдем, язмасын да.
— Тугыз кешегә квадрат метр бик аз чыга бит, — дип һаман җиде баланың бу өйдә үсүләренә аптырыйм.
— Күңелең иркен булсын. Балалар әле дә кайткач, барысы бергә идәнгә тезелешеп йоклый. Идәндә йөрергә урын калмый...
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|