|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2023 Хәвеф-хәтәр
![]() Самолет күккә күтәрелү белән йөкле хатынның тулгаклары башлаган“Уральские авиалинии” авиакомпаниясенең Мәскәүдән Таҗикстанга очкан рейс вакытында пассажир хатын кыз бала тудырган. “Очкыч биеклеккә күтәрелгәч, йөкле пассажир хатынның кисәк эче авырта башлый, ул бу хакта кичекмәстән экипажга хәбәр итә. Өлкән бортпроводник пассажирлар арасында медиклар юкмы, дип игълан итә. Могҗиза диярсең, әмма самолет бортында тулы роддом булган диярсең: неонатолог, ике шәфкать туташы – акушеркалар һәм хәтта табиб-рентгенолог та”, – диләр “Уральские авиалинии” компаниясендә. Бәби табу процессы башлангач бер сәгать үтүгә пассажир хатын кыз бала тапкан.
Әйткәндәй, бу хәл белән бәйле очкычны ашыгыч җиргә төшереп утырту таләп ителми. Бала сәламәт туа, кыз баланың буе 46 см, авырлыгы – 2,6 кг. Самолет җиргә төшеп утыргач, ана белән баланы көтеп торган ашыгыч ярдәм медиклары бригадасы аларны дәваханәгә илтә. Әле алар үзләрен яхшы хис итә, аларны дәваханәдән чыгарганнар да инде.
Фото:msk1.ru
![]()
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|