поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.01.2023 Шоу-бизнес

Гөлсирин Абдуллина: "Азат та өшкерә хәзер..."

Ваһапов фестивале лауреаты, үзенчәлекле тавыш иясе Гөлсирин Абдуллина юбилей билгеләп үтте. Аңа кичә 30 яшь тулды. Тормыш иптәше Азат исә бүген туган көнен уздыра. Гөлсирин һәм Азатны бәйрәмнәре белән котлап, җәһәт әңгәмә кордык әле.

– Гөлсирин, бу туган көнегез нәрсә белән аерылып торды?
– Быел туган көн, гомумән, икенче төрле. “Әни” булгангамы, 30 яшь җитеп, картаю турында уйлана башлагангамы... Элек туган көн тизрәк җитсен, дип көттем. Ә хәзер, килмәсә ярар иде, дисең (көлә). 30 тулгач, картаю сукмагына керәсеңдер ул.
 
– Гөлсирин, узган ел сезнең өчен аеруча уңышлы булды. Яшь әниләр рәтенә кердегез. Үзгәрдегезме?
– Элек баланы берәр кешегә калдырырбыз да концертка китербез дигән уйлар булды. Башкаларның: “Баланы ничек калдырып китәргә?” – дип әйтевенә сәерсенеп карадым. Сылу дөньяга килгәч, бик нык үзгәрдем. Аны калдырып булмый. Ул бит синең сабыең, әти-әниләргә калдырган очракта да борчыласың. 

–  Кызыгызны әти-әниләрегезгә калдырасызмы соң?
– Юк, диярлек. Нишләптер концертлар вакытында да әти-әниләрне борчыйсы килмәде. Энемне Сылу бик ярата. Ул ярдәм итә. Сылу әти-әнисенә ябышкан инде (көлә).

– Бу сезнең өчен кимчелекме?
– Сылуны ярты сәгать күрмәсәк тә, “зарядка”быз бетә. Кызыбыз өстәмә көч бирә. Бала тугач, күңелле мәшәкатьләргә чумасың. Хәзер гаиләдә Сылу – баш.
 
– Кызыгыз, Сылуга да, тиздән бер яшь тула. Гастроль тормышына кире кайтачаксызмы?
– Сылуга 4 ай булганда, Сабантуйларда чыгыш ясадык. Аллаһка шөкер, түзде. Хәзер исә, күнекте инде, сабый. Әти-әнисе җырчы булуын белә.
 
– Балага күз тиюдән курыкмыйсызмы?
–  Бер вакыт бик нык күз тиде. Йоклатып булмый, көйсезләнә, елый. Андый вакытта өшкерергә кирәк. Мин чын күңелдән өшкерсәм дә, барыбер күзсенү бетми. Ир-атның өшкерүе көчлерәк була диләр. Азат та бу эшкә өйрәнде, чыннан да, ул дога укып алгач, Сылу тынычлана. 
 
– 30 ел тәҗрибәгездән чыгып, тормыш биргән иң зур сабак нинди икән?
– Якты хәтирәләр, авыр чаклар да булды. Иң мөһиме бу дөньяда үз урыныңны табарга. Яшь вакытта барысын да эшләп карарга кирәк. Кайбер чакта уйларымда онытылып китеп, “эх” дип куям. Эшләп карарга курыкмагыз, абынган вакытыңда да өйрәнәсең. Тормыш сынауларсыз булмый. 
 
Ваһапов фестивале лауреаты, популяр җырчы Азат Абитов бүген туган көнен билгеләп үтә.
 
– Туй көнебез 5 көн барган иде. Туган көнне дә, озынайтырга булдык. Бер көнне тамашачыларыбызга багышладык. Ә бүген гаилә белән үткәрәбез. Кайберәүләр безне бер көнне туган дип уйлый. Гөлсирин миннән бер көнгә олырак. 30 яшь тулды. Үземне карт итеп хис итмим, яшь әле. Яулыйсы үрләр, хыяллар бар. Үсәсе дә үсәсе! – дип уртаклаша Азат Абитов. 
 
Әлеге гаиләгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез!
 
Илгизә Галиуллина
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»