|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2023 Мәдәният
Театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты Инна Чурикова вафатБүген, 14 гыйнвар көнне, театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты Инна Чурикова вафат булган. Аңа 79 яшь иде. «Комсомольска правда» басмасы үзенең сайтында шул турыда хәбәр итә. «Инна Михайловна Чурикова вафат, ул ярты сәгать элек хастаханәдә үлде», – дип сөйләгән ТАСС агентлыгына «Ленком Марка Захарова» театры директоры Марк Варшавер.
Искәртеп узыйк, Инна Чурикова – танылган актрисаларның берсе. Зур экранга беренче тапкыр ул «Тучи над Борском» фильмында чыкты. Аның катнашындагы иң танылган «Морозко», «Курьер», «Ширли-мырли», «Страна Оз», «Иван Денисович» фильмнары һәм сериаллар бар.
Фото: kremlin.ru
--- |
Иң күп укылган
|