поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2023 Мәдәният

«Алтыным» дип дәшә иде. Татарстан һәм Россиянең халык артисты Фуат Мансуров исеме үзе яшәгән йортта мәңгеләштерелде

Музыкант та, альпинист та, шахматчы, математик, дирижер да. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Фуат Мансуровның шактый күпкырлы шәхес булуын билгеләп узды.

–  Чыннан да, бүген – тарихи вакыйга. Без моңа шактый озак килдек һәм, ниһаять, Фуат Шакирович яшәгән бинада аның истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул бар яктан да талантлы шәхес иде. Физика-математика юнәлеше буенча уку йортын тәмамлаганнан соң, ул күпмедер вакыт университетта укыткан. Тик соңыннан янәдән музыка сәнгатенә кайткан. Үз чорының иң якты һәм кызыклы кешеләрен үз янына җыйган һәм сәнгатебезне алга этәргән бөек шәхесебез, – диде тантанада мәдәният министры. – Фуат Мансуров  20 елдан артык Зур театрда дирижер булып эшләде, милли әсәрләребезне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына алып керде, симфоник оркестрыбызга яңа тормыш, энергия бирде. Минемчә, милләтнең һәм халыкның бәхете мондый балалары булуда гына түгел, аларны хәтерләүдә дә. Шуңа күрә бүгеннән күренекле шәхесебезнең 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек эшләре башлана. Аның традицияләрен дәвам итүчеләр өчен яңа конкурс, премия, стипендияләр булыр дип ышанам. Ул музыка мәдәнияте яшәсен өчен бик күп эш башкарган. Әлеге эш алга таба да дәвам итәргә тиеш.
 
 
Намусы кушканча эшләде һәм үзеннән соң зур эз калдырды. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин музыкант турында шулай диде.
 
–  Мин аның белән шәхсән таныш булу бәхетенә ирештем. Ул Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры булып эшләгәндә ярты ел саен Татарстан композиторларының әсәрләреннән торган концертлар оештырылды. Әсәрләрне сайлап алуга ул бик җентекләп карый иде, яшь композиторларга киңәшләрен бирә, үз төзәтмәләрен кертә, кирәк чакта тәнкыйтьли дә ала иде. Аның татар милли мәдәниятенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, – диде ул.
 
«Таләпчән музыкант иде». Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Фуат Мансуровны шулай дип искә алды.
 
– Беренче чиратта үзенә, оркестр артистларына таләпчән булды. Репетицияләрдә, чыгышларында һәрвакыт әзерлекле иде. Фуат Мансуров –  барыбызга да үрнәк шәхес. Мәскәүдәге Зур театрда аның катнашында куелган «Патша кәләше» спектакле һаман да эталон булып санала. Һәм мондый мисаллар бик күп. Татарстанның дәүләтчелеген, республика гимнын булдыруга зур өлеш кертте. Ритмга, темпка аеруча игътибарлы иде. Татарстан, Казан бүгенге заманның шундый күренекле музыканты булу бәхетенә ия булган. Маэстрога лаеклы истәлек тактасы ясаган скульптор алдында баш иям, – диде Азат Абзалов.
 
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Ринат Халитов опера юнәлеше буенча профессиональ белгечләр әзерләүдә Фуат Мансуровның роле зур булуын искәртте.
 
– Һичшиксез, опера һәм симфоник оркестр дирижерлары конкурсы аның исемен йөртергә тиеш, – диде профессор.
 
Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов күренекле дирижер белән бергә эшләгән елларын искә алды.
 
– Мәскәүдә укып кайткач, 1988 елда ул мине оркестрга эшкә алды. Студентларга «алтыным» дип эндәшә иде. Без – татар егетләре белән татарча сөйләшергә яратты. Гастрольләр белән кая гына барсак та, укучылары аны рәхмәт әйтеп каршы ала иде. Фуат Шакирович полиглот та иде әле. Франциягә барсак – французча, Германиядә – немецча, инглизчә сөйләшә иде.
 
Фуат Мансуровның кызы Марина Мансурова әтисен шаян, шул ук вакытта җитди кеше иде, дип искә алды.
 
– Әти турында бик күп сөйләргә була. Аның чыдамлыгына һәм эшкә тугры булуына мин һәрвакыт гаҗәпләнеп һәм сокланып яшәдем. Юморны бик ярата иде. Әтигә багышлап  шундый истәлек куелуга мин бик рәхмәтле. Без аны хәтеребездә саклап яшәрбез дип ышанам, – диде ул.
Ләйсән Сафина
«Татар-информ»

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»