|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2023 Сәясәт
Минтимер Шәймиев: Безгә Рәхимов белән 90нчы елларны кулга-кул тотынып үтәргә туры килдеКатлаулы 90нчы елларда хакимият башында Мортаза Рәхимовның булуы Башкортстан өчен бәхет булды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев федераль телеканалларга биргән интервьюсында шундый фикерен җиткерде. «Хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы белән безгә 90нчы елларны кулга-кул тотынышып үтәргә туры килде. Минемчә, Башкортстан Республикасына, аның күпмилләтле халкына, башкорт халкына бәхет елмайган. Бу болгавыр вакытта хакимияттә нык характерлы, тормыш һәм кешеләр белән эшләүдә зур тәҗрибәсе булган, производствоны, кешеләрне, туган республикасын яхшы белгән Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов булды», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.
Ул Башкортстанның беренче Президентын хуҗалыкны алып бара торган кеше дип атады. Шәймиев искәрткәнчә, Рәхимов сәясәткә килгәнче 30 ел Уфа нефть эшкәртү заводында эшләгән, җайланмалар белән җитәкчелек итү вазифасыннан предприятие директорына кадәр юл һөнәри юл узган, дип яза Татар-информ.
«Шуңа күрә халык иң авыр вакытларда үз язмышын аңа ышанып тапшырды. Ул эчкерсез иде, турыдан-туры әйтә алды, дөреслекне яшермәде», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Аның сүзләренчә, Рәхимовны ул нинди бар, шулай итеп кабул итәргә кирәк булган, бу аның масштаблылыгы турында сөйли.
«1991 елның 16 августында без беренче тапкыр республикалар арасында дәүләт Килешүе төзедек. Без тугандаш халыклар арасында күп гасырлык дуслыкны ныгыттык. Без моңа зур игътибар бирдек, һәм мин Уфага бу Килешүне имзаларга үзем бардым», — дип искә ала Татарстан Республикасының беренче Президенты.
Шәймиев Рәхимовка күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде һәм ике республика җитәкчесен эшлекле генә түгел, ә ике халык арасындагы кебек үк, дусларча һәм тугандаш мөнәсәбәтләр бәйләвен искәртеп узды.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасының беренче Президенты сүзләренчә, ике республика җитәкчеләре буларак, алар икесе дә үз төбәгенең мәнфәгатьләрен яклаган, әмма алар барыбер фикердәшләр булган.
«Бәлки, безнең фикерләр һәрвакытта да барлык сораулар буенча да туры да килмәгәндер. Әмма халыкларыбызның принципиаль позицияләрен яклау бер-беребезнең ярдәменнән башка мөмкин булмас иде диярлек. Без, һичшиксез, күпмилләтле республикаларыбыз тормышында булган проблемаларны цивилизацияле чишү юлын сайлап, фикердәшләр булдык», – диде Шәймиев.
Мортаза Гобәйдулла улының вафат булуы – барыбыз өчен дә зур югалту, дип ассызыклады Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Луиза Галим кызының, туганнарының һәм тугандаш бөтен башкорт халкының тирән кайгысын уртаклашты.
Искәртеп узабыз, Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме бүген, 13 гыйнварда, Уфадагы «Башкортостан» дәүләт концертлар залында 9.00-12.00 сәгатьләрдә уза.
--- |
Иң күп укылган
|