поиск новостей
  • 28.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Умырзая" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 30.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 30.04 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970

Архив
 
13.01.2023 Дин

"Әни кешегә баласын ачуланган вакытта сак булырга кирәк..."

Догалар кабул булсын өчен хаҗәт намазын укып сорасак, тагын да яхшырак. Төнлә торып, нәфел намазларын укыган кешенең дә, иншаллаһ, догалары тизрәк кабул булыр. Аллаһ ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кылып, әйтик, корбан чалып, ихлас ният белән теләгәнеңне сорасаң, Ул догаыңны җавапсыз калдырмас. Дога даимилекне дә ярата. Бер тапкыр сорадым, булмады дип кул селтәргә кирәкми.

Халкыбызда: “Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк”, – дигән әйтем бар. Үзебез өчен хәерлеме, юкмы икәнлеген уйлап та тормыйча телибез дә, ярый ла аның нәтиҗәсе куандырырлык булса. “Казан нуры” мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән дә без теләк теләү турында сөйләшәбез. 
 
– Мөселман кешесенә дога дигән сүз күбрәк туры килә. Теләк белән дога алар икесе бер. Дога ул шул сорау, теләү дигәне аңлата, – ди хәзрәт. – Дога кылуның үз шартлары бар. Без бар нәрсәне дә Аллаһы Тәгаләдән сорарга тиешбез. Ниндидер йолалар, ырымнарга таянсак, гөнаһ кылуыбыз да бар. Хәтта ул ширеккә дә әйләнергә мөмкин. Ширек ул – Аллаһтан башка бүтән иләһкә табыну, гыйбадәт кылу. 
 
– Әни кешенең балага теләгән теләге кабул була диләр...  
– Шуңа да әни кешегә баласын ачуланган вакытта сак булырга кирәк. Нәрсә әйткәнен колагы ишетергә тиеш. Каргыш сүзләре әйтсә бигрәк тә куркыныч, чөнки ул кабул булырга мөмкин. 

– Дога кылу да саклык таләп итә, диләр.
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) вакытында бик фәкыйрь бер кеше яшәгән. Ул Рәсүлебездән, Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен әле, дип, үзе өчен дога кылуын сорый. Пәйгамбәр бу кешенең үтенечен ике тапкыр кире кага. Өченче тапкырында инде дога кылырга була. Аллаһы Тәгалә догасын кабул итә һәм теге фәкыйрь чынлап та баеп китә. Ә инде зәкят түләргә вакыт җиткәч, аны түләми йөри башлый. Аллаһтан хәбәр килгәч, түләргә була, тик Пәйгамбәребез аны кабул итми. Рәсүлебездән соң Әбү Бәкергә түләргә дип килә, ул да кабул итми. Бу кешегә фәкыйрь булуы хәерлерәк булган, чөнки баеп китеп ул диннән ераклашкан. Дога кылганда, Аллаһтан нәрсә дә булса сораганда, минем өчен хәерлесен бирсәң иде, дип сорарга кирәк.    
 
– Дога кылуны сорау дигәннән, вафат булган әти-әниләреннән ярдәм итсәң иде дип сораганнарын ишеткәнем бар. Диндә ул рөхсәт ителәме?
– Үлгән кешеләрдән нәрсә дә булса сорау тыела. Әйткәнемчә, бу ширек була. Без фәкать Аллаһтан гына сорарга тиешбез. Ә алар өчен, йа Раббым, вафат булган әти-әниемнең рухларын шат кылсаң иде, дип сорый алабыз.
 
– Дога кабул булганга сөенә беләбез, ә Аллаһка шөкер кылырга онытабыз...  
– Авырлык, михнәт күргәндә генә искә алабыз шул без Аны. Мөселман кешесе шатлыклы вакытында да Аллаһны онытмаска тиеш. Догабыз кабул булганнан соң, Аңа шөкер итеп нәфел шөкер намазын укырга була. Кешеләрне сөендерерлек берәр игелекле гамәл кылсак та яхшы. 

– Диндә теләгәнеңә тизрәк ирешү юллары бармы?
– Догалар кабул булсын өчен хаҗәт намазын укып сорасак, тагын да яхшырак. Төнлә торып, нәфел намазларын укыган кешенең дә, иншаллаһ, догалары тизрәк кабул булыр. Аллаһ ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кылып, әйтик, корбан чалып, ихлас ният белән теләгәнеңне сорасаң, Ул догаыңны җавапсыз калдырмас. 
 
Дога даимилекне дә ярата. Бер тапкыр сорадым, булмады дип кул селтәргә кирәкми. Ихлас күңелдән гел-гел сорарга тиешбез. Кабул булмаса да, кайгырырга кирәкми. Аллаһ безгә нәрсә хәерле икәнлеген Үзе белә. Догаңның кабул булмавы синем өчен бәлки яхшырактыр. Дога кабул булуның тагын бер шарты – ашаган ризыгың хәләл булу. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Җомга көнне шундый бер вакыт бар, Аллаһы Тәгалә Үзенең колының догасына, әгәр ул хәрам нәрсә сорамаса, һичшиксез җавап бирә”, – диелә. Рамазан аенда, яңгыр яуган вакытта, хаҗда Гарәфәт көнендә теләгән теләкләребезнең кабул булу ихтималы зур. Ә инде бәйрәмнәр вакытында исерткеч эчемлекләр торган табын артында теләкләр әйтеп бокаллар күтәрү диндә катгый тыелган. Андый дога кабул да булмый, гөнаһлы да буласың. Бу Аллаһның ачуын гына китерә торган гамәл. 
 
– Теләгем кабул булса, сәдака бирер идем дию дөресме?
– Монысы инде нәзер була. Алай дип әйтү кирәк түгел. Әйткәнсез икән, аны үтәргә тиешбез. Үтәмибез икән, өстебездә бурыч булып тора. Без аны онытсак та, Аллаһ истә тота. 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы