|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2023 Сәясәт
Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башландыУфада «Башкортстан» дәүләт концерт залында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды. Рәхимов белән хушлашып калырга җыелучылар саны һәр минут саен арта, дип хәбәр итә «Башинформ». Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, концерт залы каршында зур чират җыелган, фойеда бөтен кешегә дә урын җитми, шуңа күрә Башкортстан Республикасының беренче Президенты белән хушлашырга теләүчеләргә урамда көтеп торырга туры килә. Шәһәр үзәгендә хушлашу мәрасиме белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте чикләнгән, Ленин һәм Пушкин урамнары ябылган.
Хушлашу мәрасиме 12.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 10.00) дәвам итәчәк, аннары матәм митингы башланачак.
Исегезгә төшерәбез, Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булды. Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрше республика халкына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Фото: «Башинформ»
--- |
Иң күп укылган
|